«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең чираттагы утырышында һәм «Россия – ислам дөньясы» XIII халыкара икътисадый саммитында катнашучыларга сәламләү юллады.
Сәламләү текстын саммитның пленар утырышында Россия Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов укыды.
«Бу көннәрдә Татарстан башкаласында уза торган халыкара форумнарда катнашучыларны һәм оештыручыларны сәламләвемә шатмын. Казан күп еллар дәвамында Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган дәүләтләрдән сәясәтчеләр, бизнесменнар, экспертлар диалогы өчен мәйданчык тәкъдим итә.
Быел чаралар истәлекле датага – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган. Бу Россиянең ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләренең күп гасырлык тарих призмасы аша аның торышына һәм перспективаларына караш өчен яхшы сәбәп.
Шунысы куанычлы, бүген безне күп нәрсә берләштерә. Барыннан да элек, халыкара тормышны демократлаштыру максатына тугры булу, шулай ук дөнья халыкларының үз язмышларын мөстәкыйль билгеләү хокукын һичшиксез хөрмәт итү. Без расизмны һәм башка неоколониаль фикерләүне, теләсә нинди башка күренешләрне кире кагабыз.
Россия Федерациясенең һәм мөселман дәүләтләренең тигез хокуклы һәм үзара файдалы мөнәсәбәтләрне алга этәрүдә ике яклы кызыксынуларын канәгатьләнү белән билгеләп үтәм. Быел Казанга ИХОның Яшьләр башкаласы статусын бирү – моның ачык дәлиле. Барыгызга да уңышлы эш, уңышлы элемтәләр урнаштыруны һәм иң яхшы теләкләр телим», диелә Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров исеменнән сәламләү текстында.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat