Владимир Путин 25 майда Дәүләт Советы Президиумы утырышын үткәрәчәк

Россия Президенты Владимир Путин чәршәмбе – 25 майда Дәүләт Советы Президиумы утырышын уздырачак. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергән.

Аның әйтүенчә, анда социаль мәсьәләләргә, башлыча балалы гаиләләргә ярдәм итүгә бәйле мәсьәләләр каралачак.
Шул ук вакытта дәүләт башлыгы ярдәмчесе Максим Орешкин әйтүенчә, утырышта социаль һәм башка түләүләрне арттыру буенча карарлар кабул ителәчәк.


Фикер өстәү