1100 еллык тарихлы тынычлык иңдерүче дин

Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы – халкыбыз өчен зур вакыйга. Ниһаять, дулкынланып көткән бәйрәм көне килеп җитте. Күптән түгел генә Татарстан мөфтие урынбасары Илфар ХӘСӘНОВ ярдәме белән без укучыларыбызны әзерлек эшләре белән таныштырган идек. Бүген исә әби-бабаларыбыз мең ел элек кабул итеп тә, үз көчен югалтмаган ислам диненең бүгенге тормышыбызга йогынтысы турында сөйләшергә булдык.


:: Илфар хәзрәт, кешелек өчен 1100 ел – бик зур сан инде ул. Тарих төпкеленә күбрәк төшкән саен, гаҗәпләнү арта гына бара. Чор белән чор алышынган. Кайбер дәүләтләр җимерелгән, халыклар бөтенләй юкка чыккан. Әмма нинди генә авыр шартлар булмасын, әби-бабаларыбыз буыннан-буынга рухи байлыгын саклап кала алган. Мондый озын юл үткән ислам диненең инандыру көче нидә?

– Ислам дине – хак дин, ул хаклыкны эзли, дәлилли, ягъни мәсәлән, сукыр инануга корылмаган. Аның бөтен көче дә шунда. Кешелек үзе дә Аллаһ тарафыннан фикер йөртүгә сәләтле булып яратылган бит. Чыннан да, адәм баласы кылган гамәл- ләрен дәлилли алмаса, инануы да бик көчсез булыр яки бөтенләй юкка чыгар иде. Иманның көчле булуы әнә шуннан килә. Һәр мөселман Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышанырга тиеш. Бу – беренчедән. Икенчедән, Аллаһ, Изге Коръән китабын саклап калырмын, дигән. Исламның күп гасырлык тарихы үзе үк моны раслый. Бүген ул Россия Федерациясендә төп диннәрнең берсе булып санала.

:: Бик еракка китмичә, хәтта йөз ел элек булган хәлләргә күз салсак та, Татарстан, Идел буенда урнашкан территорияләрдә ислам дине төрле шартларда яшәргә мәҗбүр булды. Аны юкка чыгарырга да тырыштылар, көндәшлеккә дә дучар иттеләр. Көчләп чукындыру чорлары булды. Атеизм белән мавыгып алдык. Мондый шартларда ислам диненең сафлыгын ничек саклап калырга мөмкин булды икән?

– Совет елларында безнең муллалар, ишаннар, имамнар сөргеннәргә куылды, үлемгә хөкем ителделәр. Әмма түзделәр, Аллаһы Тәгаләгә хыянәт итмәделәр. Бөек көчне бар дип белүчеләрнең иманы нык иде. Сез үзегез дә минем белән килешәсездер дип уйлыйм.
Нинди генә шартларда да дин юлыннан тайпылмаган кешеләр һәр авылда бар иде. Мәчетләрнең манарасын кисеп, тартып алынганнан соң да, авыл картлары җомга намазларын йортларда укыдылар. Йорт хуҗалары бу гамәлне савап итеп кабул иттеләр. Өлкән яшьтәгеләр яшерен генә ураза тоттылар. Шулай итеп, нинди генә тыюлар булса да, иман буыннан-буынга күчеп барды.
Инкыйлабтан соң дин өлкәсендәге гамәлләр юкка чыккан кебек булса да, чынлыкта ул бөтенләйгә туктап калмады. Ә туксанынчы еллардан соң шактый зур үсеш алды. Мәчетләр, мәдрәсәләр төзелде. Халык бүген дә иманлы булырга, дини белем алырга ты- рыша, хәләл яшәү рәвешен алга сөрә.

:: Туксанынчы елларда һәр авылда диярлек мәчетләр төзелә башлады. Хәзер инде иман йорты булмаган авылны күз алдына китерү дә кыен.
– Мәчетләр төзелүнең бер үзенчәлегенә игътибар итик әле. Алар барысы да халык акчасына яки берәр мөселман кешесенең инициативасы белән төзелә. Бу бит – халыкның иманга омтылуы дигән сүз. Гомумән, мәчет-мәдрәсәләр төзергә дәүләт акчасы тотылмый. «Кол Шәриф» мәчетен генә искә төшерик. Үз өлешен кертергә теләүчеләр язылган исемлек очсыз-кырыйсыз. Ә авылларда? Беркем дә җитәкчеләр янына бил бөгеп баргандыр дип уйламыйм. Сүз дә юк, мәчет төзелешенә хакимият ярдәм күрсәткән урыннар да бар. Әмма алар бу эшкә ирекле төстә кушыла дип уйлыйм. Димәк, мәчет төзү ул – халык теләге.

:: Ислам дине кабул ителгән чорга әйләнеп кайтыйк әле. Болгар халкының әхлакый, мәдәни яктан формалашуына, берләшүенә ул ничек тәэсир иткән? Икътисад өлкәсенә нинди яңалыклар китергән?
– Идел Болгарстаны дәүләт буларак зур үсеш алган, ныгыган. Тарихчыларның тикшеренү эшләренә караганда, 922 елдан соң әби-бабаларыбызга икътисадны үстерергә, дипломатик мөнәсәбәтләрне, сәүдә эшен көйләргә мөмкинлек туган. Шулай да, иң мөһиме, ислам дине татарларның рухи культурасын баеткан. Гасырлар буена әлеге байлык халык мәнфәгатьләре өчен хезмәт итәргә, көрәш кырларында ватанны якларга, көтмәгәндә килеп төшкән кайгыларны кичерергә, сөенечләр белән бүлешергә ярдәм иткән. Иң беренче чиратта ислам татар халкын милләт булып яшәткән, телебезне саклап калган.

:: Бу җәһәттән дин өлкәсендә хезмәт итүче татар галимнәре гасырлар буена төп көч булгандыр дип уйлыйк. Искә алыйк әле. Кемнәр алар? Ислам динен таратуда аларның роле нинди булган?
– Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Габдрәхим Утыз Имәни, Габденнасыйр Курсави, Мөхәммәт Мурад Рәмзи, Ризаэддин Фәхретдин, Ялчыгол кебек галимнәребез халыкны агарту эшенә бетмәс-төкәнмәс өлеш кертә. Гомумән алганда, татарның дини мәктәпләре Россиядә генә түгел, хәтта дөньяда иң көчлеләрдән саналган. Борынгы язмалардан күренгәнчә, алар традицион динне алга сөргәннәр, кирәкмәгән яңалыклар кертеп, халыкның башын бутамаганнар. Татар диненең бу мирасы төрле милләт һәм төрле дин тотучы кешеләрнең дус һәм тату булып яшәүләренә нигез булып тора.

:: Төрле дин конфессияләре турында сөйләгәндә,гадәттә,Татарстанныүрнәк итеп куялар. Без моңа ничек ирештек?
– Ислам сүзе тынычлык дигәнне аңлата. Димәк, ул – тынычлык иңдерүче дин. Аны тагын матурлык, гаделлек, киң күңеллелек кебек сүзләр белән сыйфатлап булыр иде. Минемчә, ислам дине турында сөйләгәндә бары тик Татарстанны гына күздә тотарга
кирәкми. Бу – беренчедән. Икенчедән, мондый мөнәсәбәтләр бер яклы гына була алмый. Димәк, без барыбыз да, ягъни барлык конфессияләр дә шуңа омтылабыз. Җәмгыятьтә мондый культура халыкның яшәү рәвешен яхшырта, икътисадны үстерергә ярдәм итә. Без Татарстанда бергәләп шул юлны сайладык та инде. Бу – көндәлек эш. Җыелышта ниндидер карарлар чыгарып кына моңа һич тә ирешеп булмый. Мәдәният өлкәсендәме, спорттамы, мәгариф өлкәсендәме, хәйрия эшләрендәме – бар җирдә дә катнашу мөһим. Яшьләр, балалар янында бигрәк тә. Бәйрәмгә әзерлек эшләре вакытында да без бу хакта бер генә минутка да онытмадык.

:: Әзерлек эшләре турында сөйләшкәндә иң мөһим чаралар исемлеге белән укучыларны да таныштырган идек. Шул уңайдан бигрәк тә Җәмигъ мәчетенең киләчәге, кулдан язылган Коръән һәм аның типографиядә нәшер ителәчәк яңа басмасы белән кызыксынучылар бар. Бу җәһәттән ниләр эшләнде һәм ни эшләргә җыеналар?
– Казан – ислам дөньясының төньяк башкаласы, мөселман илләре өчен капка булып хезмәт итә. Башкалада «Россия – ислам дөньясы» төркеме оештырган халыкара чаралар уза. Димәк, киләчәктә башкалабызны күп кеше сыйдырышлы җәмигъ мәчетеннән башка күзаллау авыр булачак. Өстәвенә мәчет бит ул намаз уку урыны гына түгел, без яшьләрне, балаларны җәлеп итәргә, социаль яктан әһәмияте булган төрле чаралар үткәрергә хыялланабыз. Шулай ук музей, төрле күргәзмәләр оештыру өчен дә аерым урыннар билгеләнер дип көтелә.
Кулдан язылган Коръәнгә килгәндә исә, ул каллиграфия сәнгате буларак дөнья күрәчәк. Гарәп хәрефләрен язу кагыйдәләрен өйрәнүче фәнне торгызуга беренче адым булачак. Бүгенгә язма Коръәннең бер өлеше эшләнгән иде. Аны язу дәвам итә.
Шулай ук типография ысулы белән дә яңа басма нәшер ителәчәк. Тарихка күз салсак, беренче Коръән 1803 елда Казанда басыла. Ул «Казан басмасы» дип атала. Үзенчәлекле хәрефләр куллану беренче басманы бөтен дөнья буйлап таратырга мөмкинлек бирә. Татарстан Диния нәзарәте аны берничә тапкыр кабат бастырды. Әмма басмаханә хәрефләренең сыйфаты начаррак иде. Узган ел ахырында «Казан басмасы» дип аталган яңа хәрефләр эшләнде. Хәзер инде тарихи йөзен саклаган символларны да компьютер аша кертергә була. Шул рәвешле без «Казан басмасы»ның яңасын әзерлибез. Форсаттан файдаланып шуны да әйтик: Татарстан Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрияты бүген Россиядә дини медиахолдинглар арасында иң уңышлылардан санала. Монда китаплар гына түгел, бәлки вакытлы басмалар да нәшер ителә. «Хозур ТВ» каналы, «Азан» радиосы, берничә интер-нет-проект эшләп килә. Иң соңгы яңалыкларның берсе – беренче татар онлайн мәдрәсәсе. Әйтергә кирәк, ул шундый да кирәкле гамәл булып чыкты. Бүген бу порталда без Россиядән генә түгел, ә бәлки Европадан, Америкадан, Австралиядән, Кытайдан һәм башка бик күп илләрдән кулланучылар барлыгын күрәбез. Татарстанда ислам белеме бирү системасы бик алга киткән. Читтән торып эшләүче программалар да бар, халыкка лекцияләр дә укыла. Республикада бүген 8 мәдрәсә, мәчетләр каршында 700дән артык курс бар. Ике югары уку йорты һәм Болгар ислам академиясе эшләп килә. Димәк, бу – яхшы белгечләр дә әзерләнә дигән сүз.

:: Ничек уйлыйсыз, бүгенге шартларда ислам диненең миссиясе нинди? Гореф-гадәтләрне, телне, халыкны саклап калуда аның роле ни дәрәҗәдә?
– Россиядә ислам тарихына күз салсак, дин әһелләре халыкны берләштерү мәсьәләсендә иң төп рольләрнең берсен уйнаган. Татарларның гасырлар буена Көнчыгыш һәм Көнбатыш, Азия һәм Европа чигендә яшәүләре башка дин вәкилләре белән тынычлыкта, татулыкта калуны тәэмин иткән. Агарту юлында армый-талмый эшләгән татар халкының бөек уллары заманында мәдрәсәдә белем алганнар. XX гасыр башында да дин әһелләре татар тормышында алгы сафта булганнар. Хәтта «Иттифак-әл-мөслимин» дип аталган партияләре булып, сәяси өлкәдә дә үз фикерләрен җиткерә алганнар. Бүген исә бернинди каршылыклар юк. Димәк, төп бурычыбыз – халыкка хезмәт итү юлыннан тайпылмау.

Әңгәмәдәш – Фәния ӘХМӘТҖАНОВА


Фикер өстәү