Хәзерге минутларда Казан Ратушасында «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең утырышы бара. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми төстә кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Чарага дөнья һәм федераль дәрәҗәдәге сәясәт, бизнес вәкилләре, дин әһелләре җыелды.
Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады.
Татарстан Президенты искәрткәнчә, мондый очрашулар һәрвакыт көн тәртибендәге сорауларга игътибар бирүе, күренекле дәүләт, дин, җәмәгать эшлеклеләренең катнашуы белән аерылып тора.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, стратегик караш төркеменең максаты — дөнья җәмәгатьчелегенә Россиянең дини юнәлештәге, мөнәсәбәтләргә бәйле уңай тәҗрибәсен күрсәтү.
Республика җитәкчесе әйтүенчә, быелгы утырыш Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган. Ил Президенты Владимир Путин карары белән әлеге юбилей датасы дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелә.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, утырышның темасы да юкка гына сайланмаган («Этномәдәни күптөрлелекне, милләтара һәм диниара татулыкны саклауда Россия тәҗрибәсе -гомумгражданлык тәңгәллегенең нигезе»).
— Бу теманы сайлавыбыз төркемнең бурычлары, шулай ук милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсендә барган катлаулы процесслар белән бәйле, — диде Татарстан Президенты. — Теманың актуальлеге дөньяның барлык дәүләтләренә дә кагыла торган куркыныч тотрыксызлык чорына керүенә дә бәйле. Халыкара хокук эрозиясе бара. Халыкара институтлар һәм мөнәсәбәтләр системасы җимерелә. Террористик һәм экстремистлык оешмалары саны арта бара, неонацизмның яңадан торгызылуы һәм үсешенең куркыныч тенденциясе күзәтелә. Россиягә моңа кадәр күрелмәгән санкцияләр кулланыла. Без мөселман һәм гарәп дөньясының күпчелек илләренә шушы басымга бирелмәгәнлекләре, элеккечә үк безнең ил белән хезмәттәшлекне үстерүләре өчен рәхмәтлебез.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat