Балта остасы: «Эш никадәр катлаулырак – шуның кадәр кызыклырак»

Нинди дә булса якларга сәфәр чыгар алдыннан, журналист гадәттә шул районның үзенчәлекләрен өйрәнә, матур, лаеклы кешеләрен барлый. Әлки районына командировкага барыр алдыннан да танышыбыздан: «Сезнең якларда күпчелек халык белгән, үрнәк итеп күрсәтерлек кеше бармы?» – дип сорадык. Ул исә озак уйлап тормыйча: «Безнең Ильяс инде! Шушында кадәр килгәч, аны күрми китмәссездер бит?» – диде. Әлкидә яшәүче алтын куллы Ильяс Идиатуллин белән без әнә шулай табыштык.

«Мәктәпкә барганчы ук эт оясы ясый идем»

Савыт-саба, ваза, кухня өчен кирәк-яраклар, эскәмия, урындыклар, ишекләр, шахмат такталары һәм сыннары. «Саный китсәң, мин ясаган эшләнмәләр берничә вагон булыр иде», – дип көлә ул үзе.

– Мин – Төгәлбай авылы егете, – дип сүзен дәвам иттерә аннары. – Үземне белә башлаганнан бирле агач тирәсендә кайнашам. 4 яшемдә үк тактадан ясалган үземнең верстагым бар иде инде. Әнинең кәнфиткә дип биргән акчасына нинди дә булса эш коралы алу минем өчен гадәти күренеш булды. Мәктәпкә барганчы ук эт оялары, уенчыклар ясый идем инде. Әтинең кирәкле такталарын «эшкә җиккән» өчен дә шактый эләгә иде үземә. Андый чакларда әни әтигә каршы төшеп: «Ачуланма баланы. Әтигә охшаган ул», – дип әйтә иде. Сөйләүләре буенча, миңа осталык бабамнан күчкән. Кызганыч, үземә аны күрергә насыйп булмады. Сугыштан яраланып кайтып, 1946 елда мәрхүм булган. Заманында ул Санкт-Петербургта император Николай IIгә хезмәт иткән, итальян һәм немец осталарын саклаган. Күрәсең, шул вакытта аларны күзәткән, ә бәлки, ярдәм дә иткәләгәндер. Хезмәттән кайткач, үзе дә өстәл-урындыклар, чүлмәкләр ясаган, дип еш искә алалар иде аны.

Соңрак Ильяс абый умарта оялары ясый. Әлкигә күченгәч, остаханә булдырып, ишекләр эшләүгә тотына.

– Ул вакытларда кибетләрдә ишекләр сатылмады. Шуңа күрә минекен чират торып алалар иде. Махсус исәпләгәнем булмады, ләкин меңгә якын ишек ясалгандыр. Аларны сәүдә нокталарында да табарга мөмкин була башлагач, урындыклар эшләүгә күчтем. Аларының саны тагын да күбрәк. Арттыру яки мактану дип кабул итмәгез, дөресе шул: мин ясаган урындыклар Татарстанның бөтен районында бар.

Ильяс Идиатуллин әйтүенчә, эшләгән эшләре арасында иң кыйммәтлесе дә – урындыклар. Соңгы тапкыр ясаганнарын 6 мең сумга саткан. Тик соңгы 1–1,5 елда ул кул хезмәтеннән станок белән эшләүгә күчкән.

– Соңгы елларда мине ярминкәләр үзенә тарта, – ди ул. – Савыт-саба, кухня кирәк-яраклары ясап, эшләнмәләремне шунда сатам. Татарстан зур, мондый ысул белән ясаучылар тагын бардыр, әмма минем әлегә очратканым булмады. Гәрчә бик күп ярминкәләрдә булырга туры килсә дә. Әйе, акча эшләү беренчел максат булып тора. Кеше эшләгәненең әҗерен дә күрергә тиеш. Шуңа өстәп, күңелгә иң рәхәте – үзем кебекләр белән танышу, аралашу. Нәрсәгәдер өйрәнәсең, нәрсәгәдер өйрәтәсең.

Ильяс абый бүген ясый торган савыт-сабаларның үзенчәлеге шунда: ул аларны агач кисәкләреннән эшли. Аның өчен имән, каен, нарат, карама, юкә һәм зирек агачларын файдалана. Беренче карашка бизәкләр төшерелгән кебек тоелса да, чынлыкта барысы да – табигать бүләге, аның матурлыгы. Төрле агач кисәкләреннән күз явын алырдай матурлык пәйда була. Мәсәлән, бер вазаны эшләгәндә җиде төрле агач кулланырга мөмкин.

– Караңгырак төс алыр өчен имәнне аммиак парында каралтып алам. Ике тәүлек эчендә агачның эче генә түгел, тышы да карала, – ди оста.

Якын дустым «Ютуб»

Эшләремнең дәвамлы булуын телим. Монысы да оста куллы Ильяс Идиатуллин сүзләре. Үзе ике кыз үстергән әти булгач, бер белемен Әлкинең балалар иҗат үзәгендә малайларга тапшыра. Биредә елына 40лап баланы укытып чыгара. Алга таба укучыларның шул юнәлеш буенча китүләре тагын да сөендерә, ди ул.

– Тактаны миннән дә остарак кисүчеләр бар, – дип горурлана остазлары. – Минем күзләр бик үк яхшы күреп бетерми хәзер, ә малайлар булдыра! Дөрес, баштагы өч айда үземә дә, аларга да шактый тырышырга кирәк, әлбәттә. Белгәнемне башкалар белән бик теләп уртаклашам, чөнки савыт-сабаны теләгән һәр кешегә барыбер үзем генә ясап бетерә алмыйм. Ә аларның мин күпчелек йортта булуын телим. Казан кибетләрендә агачтан ясалган савыт-сабалар ким дигәндә 1200 сум тора. Ә мин 400–500 сумга сатам. Халык сөенә-сөенә ала. Аларга карап мин куанам. Өлкән яшьтәге апаларга шактый арзан бәядән озатам. Бушка биреп җибәргән вакытлар да күп. Ярминкәдәге башка сатучылар аңламый, әлбәттә, мине. «Ник алай эшлисең?» – дип шаккаталар. Ләкин мин яхшылыкның яхшылык булып әйләнеп кайтасына ышанам. Бүген булмаса, иртәгә барыбер кайта ул. Кайтмаса да, күңелдә рәхәтлеге кала. Ярминкәдән кайткач, кемнедер сөендерә алуыма ике көн куанып йөрим. Күп вакыт шул апалардан соң бер абзый килә дә 15 мең сумлык товарымны сатып алып китә. Яхшылык озак көттермәде, дип сөенәм андый чакларда.

Алай гына да түгел, алтын куллы останың эшләнмәләрен чит илләрдә яшәүчеләр дә яратып алалар. Америка, Германия, Казахстан, Перу һәм башка илләрдән бүләккә дип заказ бирүчеләр дә шактый, ди. Мәсәлән, күптән түгел генә Франциядән заказ белән сандык ясаттырып алганнар. Агач остасы әйтүенчә, шахмат такталарына һәм сыннарга исә күбрәк җитәкчеләр заказ бирә.

– Минем якын дустым бар. «Ютуб» дип атала, – дип елмая ул. – Яңа ысулларны да шуннан өйрәнәм. Агач кисәкләреннән ясау ысулы исә катлаулылыгы белән җәлеп итте. Гомумән, эше никадәрле авыррак, эшләнмәләрне шуның кадәр теләбрәк ясыйсы килә. Кызыксыну, азарт барлыкка килә. Кызганыч, яшьрәк чакта укыйсым калган минем. Белемем булса, күбрәк уңышка ирешкән булыр идем. Үзлектән өйрәнгәнлектән, агачның җелегенә 40 яшьтә генә үттем. Аның бар нечкәлекләрен, телен өйрәндем. Мәсәлән, агачның төбен тукмакка кулланырга ярый, ләкин ул уклауга бармый. Аңа нарат та ярамый: сумаласы чыга. Нараттан ясалган эшләнмәләрне лак белән дә буяп булмый, шул ук сумаласы этеп чыгара. Чыдамлы булмый. Ә кешеләргә озакка җитә торган сыйфатлы эшләнмәләр эшлисе килә. Шунысы бар: минем савытлар ут һәм су яратмый. Аларны коры ризыклар өчен генә файдаланырга мөмкин.

Ильяс абый савыт-сабаларны киндер мае, балавыз белән дә буйый. Бу эшләрдә төп ярдәмчесе – хатыны Әлфия.

– Мин ясыйм, ул буйый. Шахматларны шомарту, савытларны  буяу – барысы да аның өстендә. Соңгы вакытларда сатарга да аны ала башладым. Башта оялып торса да, соңыннан остарып китте, – ди гаилә башлыгы.

Оста куллы танышыбыз сүзләре буенча, язын, җәен ярминкәләрдә сата торган савыт-саба, кухня өчен кирәк-яракларны ул кыш буе ясый. Мәсәлән, бер савытны ясап өлгертү бер атнага кадәр сузылырга мөмкин, ди. Вазаны ясау технологиясе – өч көн. Билгеле, бу вакыт эчендә башка эшләрен дә башкара.

– Әле ярый шушы һөнәрем бар дип куанам, – ди ул. – Кулым эшле, димәк, гаиләм ашлы. Күп эшне үзем башкаргач, акча да янга кала. Өченче ел пандемия вакытында эскәмияләр ясадым. Үзебезнең капканы да яңартасы идек. Белешкәч, 75 мең сумга исәпләп чыгардылар. Аларын да үзем ясарга тәвәккәлләдем. Нәтиҗәдә материал өчен 24 мең сум гына китте. Менә шулай аздан да күңел булып, рәхәт итеп яшәү яклы мин.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү