20 май көне тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Бөтендөнья бал кортлары көне

2017 елда Словения инициативасы белән БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе тарафыннан гамәлгә куелган дата. Максаты – бал кортларының юкка чыгуына, аларның әһәмиятенә, саклау ысулларына игътибарны җәлеп итү.

Бал кортларының азаюы Европада 1960 нчы елларда сизелә. 1998 елдан бу күренеш кызу темп ала. Галимнәр әйтүенчә, ул берничә факторга бәйле. Шул исәптән глобаль җылыну һәм пестицидларны күп куллануга да.

Идел көне

Бу бәйрәм беренче тапкыр 2008 елда Түбән Новгородта үткәрелә. Шуннан бирле  Россиянең Идел буе төбәкләрендә билгеләнеп үтә.

Идел – дөньяда иң зур, Европада иң озын елга. Аның озынлыгы 3530 км. Россиянең 15 субъекты территориясе буйлап ага.

Бөтендөнья метрология көне

Дата очраклы гына сайланмый. 1875 елда бу көнне Парижда халыкара дипломатия конференциясендә «Метрик конвенция»гә кул куела. Метрология өлкәсендәге беренче хөкүмәтара килешүне 17 дәүләт имзалый. Россия дә шул исемлеккә керә. Әлеге документ нигезендә халыкара үлчәү берәмлекләре кертелә.

Чикләр ачыла

31 ел элек (1991) СССР Югары Советы «Совет Социалистик Республикалар Союзыннан чыгу һәм Совет Социалистик Республикалар Союзына керү тәртипләре турында» гы закон кабул итә. Документ нигезендә «ябык чикләр» чорына чик куела. Шушы көннән башлап, илебез гражданнары ирекле сәяхәт итү мөмкинлеге ала Иң мөһиме, чит илгә чыгу өчен паспортлар бирү тәртибе көйләнә. Бу көнгә кадәр паспорт алу өчен теләк һәм акча гына җитми торган була. Рөхсәт алу өчен партия район комитетында төрле процедуралар, сөйләшүләр үткәрелә. Паспорт чит илгә чыгу вакытына гына бирелә. Кайткач, аны виза һәм теркәлү бүлегенә тапшырырга кирәк була.

Беренче атлас

452 ел элек (1570) Антверпенда дөньяда беренче географик атлас басыла. Ул аңлатмалы текстлар белән зур форматтагы 53 картадан тора.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү