Изге көндә – изге эш: Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салынды

Изге көндә – изге эш. Татарстан башкаласында 10 мең кешегә исәпләнгән Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салынды. Казан халкы өчен генә түгел, мөселман дөньясы өчен тарихи вакыйга. Бу тарихны барыбыз бергә язу аерым игътибарга лаек.

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.

– Бүген безнең өчен әһәмиятле вакыйга булды. Башкалабыздагы Җәмигъ мәчете төзеләчәк урынга нигез ташы салынды. Тарихыбызда мәчет төзелеше татар халкы тормышын үзгәрткән берничә мисал бар. 1767 елда Екатерина II  Казанда таш мәчет төзергә рөхсәт бирә. Бүген әлеге борынгы мәчет күренекле татар әһеле Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөртә. 1990 нчы елларда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев башлангычы белән Кремльдә Кол Шәриф мәчете төзелешенә старт бирелде. Хәзер ул – шәһәребезнең күренекле урыннарының берсе, – диде ул. – Бу һәм башка мәчетләр җәмәгатьчелек ярдәме белән төзелү аерым игътибарга лаек. Җәмигъ мәчете дә искәрмә булмаячак. Акча җыю белән «Игелек» фонды шөгыльләнәчәк. Милләттәшләребезне, битараф булмаганнарны Җәмигъ мәчете төзелешендә актив катнашырга өндим.

Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салу Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысасында узды. Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин 11 гасыр элек кабул ителгән карарны тарихи дип атады.

– 922 елда бабаларыбыз, ислам динен кабул итеп, тарихи карар кылды. Бу аларның мәдәни, икътисади, сәяси үсешенә бары уңай йогынты ясады. Россия Президенты Владимир Путинның да, Россия мөселманнарының ата-бабалары традицияләренә һәрвакыт хөрмәт белән караулары, «ватанпәрвәрлек» һәм «гаделлек» төшенчәләренә тугрылык саклаулары турында берничә тапкыр әйткәне булды. Быел Президент фәрманы белән исламны кабул итүнең 1100 еллыгын федераль дәрәҗәдә билгеләп үтәбез. Шушы истәлекле дата хөрмәтенә 10 мең кешегә исәпләнгән яңа Җәмигъ мәчете төзеләчәк. Бүген без мәчетнең төзелешенә нигез ташын салабыз, – диде ул, тантанада катнашучыларга сәламәтлек һәм тынычлык теләп.

Тантаналы чарада шулай ук Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, республиканың Премьер-министры Алексей Песошин, Чувашия, Мордовия, Карачай-Черкес, Кабарда-Балкар республикалары башлыклары, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар катнашты.

– Бу мәчет халкыбыз, милләтебез, илебез белән бергә төзеләчәк. Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.): «Җир йөзендә Аллаһка сәҗдә кылу, Аллаһның хак динендә тәрбияләү өчен гыйбадәт урынын – мәчетне кем төзесә, шуңа Аллаһы Тәгалә җәннәтендә урын әзерли», – дигән. Татарстанда инде беренче мәчетне генә төземибез. Гыйбадәт урыннары артканнан-арта. Киләчәктә дә халкыбызның иманын ныгыту, иман нурын тагын да арттыру өчен айлары балкып торган мәчетләрне төзергә язсын. Балаларыбызга, оныкларыбызга шушы мәчетләргә гыйбадәткә килергә насыйп булсын, – диде Равил Гайнетдин.

Нигез ташы салынганчы, мәчет булачак урында ике меңләп кеше Камил хәзрәт Сәмигуллин белән өйлә намазы укыды, Коръән вәгазьләре тыңлады. Араларында Россиянең 72 төбәгеннән, 5 чит илдән килгән XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы катнашучылары да бар иде.

Мәскәүдә гомер итүче Муратовлар әлеге тарихи вакыйганы күрергә гаиләләре белән килгән. «Безнең Россия ислам институтына укырга килгән чагыбыз белән Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салу бер вакытка туры килде. Билгеле,  мондый мөмкинлектән файдаланмый кала алмадык. Кечкенә булсалар да, ике кызыбызны да алып килдек бирегә.  Изге җирдә намаз укып, мондый чараның шаһиты булуыбызга бик сөенәбез, Аллага шөкер. Мәскәүдә яшәсәк тә, ирем дә, үзем дә – Татарстанныкылар. Тарихи Ватаныбыз өчен горурлык хисе кичерәбез», – дип сөйләде безгә Руфинә Муратова.

Тарихчы Дамир Исхаков фикеренчә, без халыкның намазны урамда укуына юл куя алмыйбыз, шуңа да 10 мең кешене сыйдыра ала торган мәчетнең кирәклеге – бәхәссез мәсьәлә. «Без Мәскәүдәге хәлгә кала алмыйбыз. Казанда татарларның да, башка милләттән булган мөселманнарның да артуы күзәтелә. Мәчетләрдә урын җитмәгән вакытлар була. Мондый мәчет безгә һичшиксез кирәк. Аның урыны да уңышлы сайланган. Беренчедән, монда бик матур. Архитектура ягыннан караганда да, мәчет уртак комплекска керәчәк. Транспорт ягыннан да уңайлы. Бердәнбер мәсьәлә – мәчетнең исеме турында бәхәсләр тынмый. Миңа калса, бу мәчетнең исеме «Нур-Али» булырга тиеш. XVI гасырда «Муралеева мечеть» булган. Мәчет ул чакта Хөкүмәт башында торган Нургали исемле кенәз хөрмәтенә аталган. Бу исем тарихи әһәмияткә ия», – дип сөйләде ул безгә.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү