Казанның “Газпром” классы укучыларының V нче слетын ябу тантанасы узды

Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә “Газпром” классы укучыларының V нче слетын ябу тантанасы булды. Анда 21 оешманың 150 профильле сыйныф укучылары, мәктәпләрдән – 30, «Газпром» оешмасының партнер вузларыннан 14 вәкил катнашты.

“Байтик» балалар сәламәтләндерү лагерендә Россиянең күп төбәкләреннән «Газпром-класс» ның укучылары берничә көнгә тикшеренү эшчәнлегенә чумды. Бу балалар кечкенәдән газчы һөнәренә өйрәнеп үсә.

Җиңүчеләрне котларга “Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Андрей Демидов килгән иде.

– Берничә көн дәвамында укучыларның яңа күнекмәләр алып, зур тату командага әйләнде. Слетта катнашучылар Казанда уздырылган көннәр күңелләрендә озак саклар дип уйлыйм.Барыгызга да нык сәламәтлек, уңышлар һәм казанышлар, укуда һәм тормышта яңа җиңүләр телим. Казанны яратып китегез, кабат кунакка көтәбез, – диде ул.


Фикер өстәү