Татарстанда шикәр белән ашлык яңа уңыш җыеп алганчы җитәчәк

Татарстанда шикәр һәм ашлык яңа уңыш җыеп алганчы җитә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, республикада 400 мең тоннадан артыграк бөртек запасы булдырылган.

Барлык зур предприятиеләрнең җәй азагына кадәр ашлык белән тәэмин итүгә контрактлары бар. Республикага икмәк-күмәч кытлыгы янамый, зур сәүдә челтәрләре яңа уңыш җыеп алганчы продукция белән өзлексез тәэмин ителәчәк.

Шикәр дә җитәрлек күләмдә. Хәзерге вакытта шикәр заводларында 7 мең тоннадан артыграк әзер продукция саклана. Моның кадәр запас шикәр чөгендеренең яңа уңышын җыеп алганчы җитәчәк. Министрлыкта әйтүләренчә, шикәр заводлары складларында 7 мең тоннадан күбрәк шикәр саклана. Украинада махсус хәрби операция башлангач, продукциягә кытлык барлыкка килгән иде. Сәбәбе спекулянтлар һәм кайбер эшмәкәрләрнең намуссызлыгына бәйләп аңлатылды.


Фикер өстәү