Нишләтәсең безне, доллар?

Россиянең финанс базарында гаҗәп хәлләр криптобиржалардагыдан бер дә ким түгел. Әле кайчан гына мал саклауның иң ышанычлы ысулы булып саналган доллар һәм евро сатып алу үзенең тәэсирле куәтен югалтты.

Резерв валюталарының биржа бәясе һәм рәсми курсы баш әйләндерерлек дәрәҗәдә түбәнгә тәгәри. Доллар илле сумга калып бара, евро да шуның артыннан иярә. Бу юллар язылганда, «Ак барс» банкның Арча бүлекчәсе долларны 58 сумнан сатып ала иде. Дөрес, сиңа сатканда рәсми курстан күпкә югарырак сата инде ул аны, 65 сум 53 тиеннән бирәбез, диделәр. Әмма, килешәсездер, 2022 ел өчен соңгы сан да бик түбән. Без бит инде долларны 200 сумнан да түбәнгәрәк алудан өмет өзгән идек.

Безнең киңлекләрдә доллар һәм евроның көтелмәгән мәтәлчеге аларга товар сатып алу мөмкинлегенең бик нык чикләнгән булуыннан килә. Көнбатыш санкцияләре читтән товар кайтаруны минимальләштерделәр, «акча бар – товар юк» вазгыяте урнашты. Бер ил мәйданында гына булса да товар белән тәэмин ителмәгән доллар һәм евро барлыкка килде. Без кәгазь акчаның чүпкә әйләнүенең классик мисалының шаһитларына әверелдек. Ирекле рәвештә үзең теләгән товарны теләгән күләмдә сатып ала алмыйсың икән, доллар да кәнфит кәгазеннән берни белән дә аерылмаячак. Без моны соңгы совет чорында сум белән бәйле рәвештә бер күзәткән идек. Хезмәт хакы аласың, әмма аңа берни дә сатып алып булмый диярлек. Чынлыкта бушка эшләдек инде без ул елларда. 1991 елда  айлык хезмәт хакына бераздан соң бер ипи дә тимәслек булды. Андый

шартларда беркемнең дә эшлисе дә, сәүдә итәсе дә килми. Икътисад җимерелә. Вазгыять доллар белән янә бер тапкыр кабатлана.

Әйе, Россия кыйбат бәядән угеводородлар сатып гаҗәп зур табыш ала. Әмма ни шатлык?! Ул табышка безгә товар бирмиләр. Асылда без углеводородларны бушка озатабыз булып чыга. Көнбатышлыларга бездәге банк хисапларына фәләнчә миллиард доллар дигән сан язып куюның бер кыенлыгы да юк бит. Алар бездән кыйммәтле чимал алалар һәм алмашка берни дә бирмиләр, хәтта кәгазь долларлар кертү дә санкция белән тыелды. Хәтта Кытай да безгә товарларын бик үлчәп кенә бирә. Россия – Кытай сәүдә әйләнеше зур темплар белән үсә үсүен, әмма без сатабыз,  Кытай ала рәвешендә генә. Җитмәсә, чиннар бездән чималны бик зур дисконт белән, ягъни дөнья базарындагыдан күпкә арзанрак бәядән алалар. Кытайдан Россиягә апрель импорты 26 процентка кимегән, мәсәлән. Мартта Россиядән Евросоюзга экспорт 75 процентка үскән, ә импорт 55 процентка түбәнәйгән. Чит илләр бездән реаль товар алалар да доллар-евро дигән сан саталар. Белгечләр хәзер чаң суга башлады инде: доллар курсының үсеше ил икътисадына файдага түгел, диләр. Хәзер инде: «Сумның курсы ныгу – Көнбатышның безгә ясаган яшерен һөҗүме», – дип әйтүчеләр дә бар. Күз алдыгызга китерегез әле: доллар дөнья масштабында мәтәлчек атып, бернигә дә ярамаган кәгазьгә әйләнсә, чимал сатып җыйган йөзләгән миллиард долларлык резервларыбыз чүпкә калачак. Процесс акрын гына шул юнәлештә бара.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү