«Аерыласы килми, әмма алда безне бөтенләй башка тормыш көтә»: мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар чыңлый

Республика мәктәпләрендә соңгы кыңгырау  чыңлый. Һәр елдагыча, моңсу да,  шул ук вакытта  киләчәккә канат куя торган да бу чыңлау. Быел  11 нче сыйныфны – 15648, 9 нчы сыйныфны 37757 укучы тәмамлый. Укытучылар укучыларга тизрәк хәер-фатыйхасын биреп калырга ашыга. Ә алар олы тормышта беренче адымнар ясарга әзерме соң?

– Инде артта калган дәрес, тәнәфес, өй эшләрен берничә елдан сез сагынып искә алырсыз. Әмма бүген күңелдә – бары тик дулкынландыргыч шатлык кына. Сезнең тизрәк мөстәкыйль тормышка, якты хыялларга илтә торган юлга аяк басасы килә. Ә ул юл нинди булыр – анысы һәркемнең үзеннән тора, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин башкалабыздагы 139 нчы гимназиядә узган тантанада.

Әлеге уку йортында 11 нче сыйныфны 48 укучы тәмамласа, шуларның сигезе медальгә өметләнә.

–  Безгә төпле белем биргән укытучыларыбызны, мәктәбебезне сагынырбыз. Аерыласы килми, әмма алда безне бөтенләй башка тормыш көтә. Күп нәрсәне үзебезгә хәл итәргә өйрәнергә туры киләчәк. Мин  табиб булырга телим. Мәскәү, Санкт-Петербург вузлары кызыксындырса да, үзебездә калырга  җыенам.  Әлбәттә, БДИ куркыта. Әмма  унбер ел буе өйрәнгәнебезне имтиханда акларбыз дип ышанам, – ди 11 нче сыйныф укучысы Алиса Ессенина.

Кызлар – ак алъяпкычтан, оекбаштан, егетләр – костюмнардан…. Бер караганда, үткәннән ерак китмәгәнбез дә кебек. Совет чорындагы мәктәп формасының әле дә саклануына карата министр да уңай фикерен белдерде. «Бу бит безнең балаларны тәрбиягә өнди. Кызлардан аклык, пакьлек бөркелә. Мәктәп формасы булу безне сөендерә», – диде ул.

Рәхмәт сүзләре, чәчәк бәйләмнәре, күз яшьләре… Хушлашу тантанасында халәт шундый. «Мондый  очрашу башка булмаячак». Укучылар да, укытучылар да әнә шул сүзне кабатлый. Әнә Илсур Һадиуллин да 40 ел элек яңгыраган соңгы кыңгырау тавышын әле дә онытмый икән, һаман да колакта яңгырый, ди.

– Гомерлеккә истә кала ул. «Мин инде зур булдым!» дигән горурлык сизәсең. Алда  бурычлар тора, син аны үтәргә, имтихан бирергә тиеш. Мин Балык Бистәсе районының Шеморбаш мәктәбен тәмамладым. Ул – кечкенә генә мәктәп. Безгә яшь вакытта 40 елдан соң мәктәпне бетерүчеләр бик олы күренә иде. Әлбәттә, без дә яшьләргә шулай күренәбездер. Әмма йөрәк картаймый, алга таба яшәргә омтыласың. Мәктәп белән горурланырга кирәк. Ул – яктылык һәм белем учагы. Укытучылар безгә белем һәм тәрбия биргәннәр. Без шуның белән яшибез, – диде министр.

Быелгы уку елы нинди вакыйгалар белән истә калачак? Илсур Һадиуллин әйтүенчә, укучыларның  белемгә булган омтылышы кимеми, ул үсә  бара. Олимпиада җиңүчеләре буенча Татарстан өченче урында санала. «Бу –  республика  өчен зур көрәш, җиңү. Президентыбыз предприятие,  кече һәм  урта бизнеска мөрәҗәгать итеп,  бәйгеләрдә җиңгән балаларга бирелә торган акчаның бәясен күтәрде. Элек 50 мең булса, быел аның күләме – 200 мең сум. Призерларга  хәзер акча дүрт тапкыр күбрәк бирелә. Бу – 100 мең дигән сүз. Методистларның хезмәт хакы ике тапкыр артты. Алар моңа кадәр  укытучыдан да азрак ала иде, бу бер дә мактана торган әйбер түгел. Президент  катлаулы икътисади чорда шушы мәсьәләне дә хәл итте, – диде  министр. – Яңа мәктәпләр ачылды, укытучыларның белемен күтәрүдә яңа үзгәрешләр кертелде. Татар теленнән олимпиадалар үтте. Цифрлаштыру елында 1 нче сыйныфка кабул итү тәртибе үзгәртелде. Хәзер  гаризаларны  портал  аша тапшырып  була. Мәгариф ул – безнең тормыш. Аннан башка беребез дә  яшәешне күз алдына китерә алмый».

Еш кына замана балалары турында, кулларына чүкеч-балта тота белмиләр, тормышка әзер түгел, дигән зарларны да ишетергә туры килә. Бу хакта да Илсур Һадиуллиның фикерен белештек.

– Туксанынчы елларда, чүкеч-балтадан читкәрәк  китеп, электрон такталарга, чит ил программаларына  сөенү белән мавыгып алдык. Әйтик, чит ил балалары химия, физика, технологияне әнә ничек белә, дип  мөкиббән китеп утырдык. Әмма бу –  бик зур ялгыш. Без моны 2005 елларда  аңлый башладык һәм күп нәрсәләр үзгәртелде. Технология дәресләренә, кабинетларны җиһазландыруга игътибар арта. Әлбәттә, без әле дә иске җиһазлар белән эшлибез дип әйтүчеләр дә табылыр. Әмма  бөтен нәрсәне дә   берничә ел эчендә берьюлы үзгәртеп булмый. Иң мөһиме – теләк бар. Әлегә үсеш ноктасын билгеләдек. Укучы  чүкеч тә тота, станокта да эшли белергә тиеш. Аның өчен ресурс үзәкләре дә ачыла.  Балаларның лабораторияләрдә төрле тәҗрибәләр үткәрә  белүе  дә мөһим. Һәр фәннең үз үзенчәлеге бар. Без фәнни белемне тормышта кулланырга өйрәтәбез. Һәм ул үзенең нәтиҗәләрен бирә, – диде  министр «ВТ» хәбәрчесенә.

Саубуллашу тантаналары, чыгарылыш кичләре тыныч кына үтсен, укучылар хәмергә үрелеп, бәйрәм ямен җибәрмәсен иде инде. Башкортстанда «Соңгы кыңгырау»  көннәрендә исерткеч эчемлекләр сатуны тыярга җыенуларын ишеткәч, газетабызның «ВКонтакте» челтәрендә: «Чыгарылыш кичәсендә исерткеч эчемлекләр сатуны тыярга кирәкме?» дигән сораштыру уздырдык. Тавыш бирүчеләрнең 54,38 проценты – «тыярга кирәк», 39,38 проценты – «эчәсе  кеше барыбер эчә» 3,75 проценты – «кирәкми», 2,5 проценты «миңа барыбер» дип җавап биргән. «Мәгънәсез закон. Кеше аны алдан алып куя инде». «Бөтенләй тыйсалар, яхшы булыр  иде» дигән җаваплар калдыручылар да бар. Бу уңайдан  Татарстан  Әтиләр берлеге рәисе Гадел Заһретдиновның фикерен дә белештек.

– Чыгарылыш кичәләре,  «Соңгы кыңгырау» – балалар  һәм әти-әниләр тормышында истәлекле вакыйга. Әлеге чараларның якты, күңелле бер бәйрәм булып истә калуын телим. Бу көнне хәмер сатуны  тыярга, юкмы? Монда  җитәкчелектән бигрәк,  һәркемнең үз фикере булырга тиеш. Бу көнне исерткеч эчемлекләр куллану әлеге вакыйганың әһәмиятен күтәрергә мөмкин дип уйламыйм. Тик икенче яктан, район, шәһәр җитәкчелеге балалар иминлеге өчен нәкъ менә шундый чикләүләрне кертергә кирәк дип санаса, мин каршы түгел. Теләсә кайсы очракта һәр әти-әни шуны истә тотарга  тиеш. Беренче чиратта,  баласының иминлеге – аның кулында, – диде  Гадел Заһретдинов.

Белешмә

Быел республикада 11 нче сыйныфны 15648 укучы тәмамлый, шуларның 5797се –  Казанда ( узган елда  бу сан – 15886, шул исәптән башкалада – 5833); 9  нчы сыйныфта 37757 укучы  белем алса, шуларның 11798е  – Казанда (узган ел барлыгы – 35876, Казанда – 11279  укучы).

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү