Фәрит Мөхәммәтшин: «Ташландык җирләрдән файдаланырга кирәк»

 Татарстанда заманча цифрлы технологияләр ярдәмендә 113 мең гектар мәйданда ташландык җир ачыкланган. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мөслимдә авыл хезмәтчәннәренең эшмәкәрлек активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча үткәрелгән зона киңәшмәсендә шул хакта белдерде.

Авыл фермерлары һәм эшмәкәрләренә дәүләт ярдәме мөмкинлекләре, көн кадагындагы мәсьәләләр буенча фикер алышу республиканың көнчыгыш зонасына керүче 14 район башлыгы, башкарма комитетлар, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узды.

Мөслим районына аяк басуга, Фәрит Мөхәммәтшин Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, район хакимияте башлыгы Альберт Хуҗин, Дәүләт Советы депутатлары белән предприятиеләр, оешмалар, фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кооперативлары продукциясе күргәзмәсен карады. Күргәзмә район мәдәният йорты фойесына урнаштырылган.

Дәүләт Советы Рәисе киңәшмәдәге чыгышында Татарстан Президенты тарафыннан куелган бурыч – авыл хезмәтчәннәренең эшмәкәрлек һәм социаль активлыгын үстерү бурычын искә төшерде. «Бүгенге катлаулы вазгыять шартларында азык-төлек иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе аеруча әһәмиятлегә әйләнә, – дип басым ясап әйтте ул. – Беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итү, халыкның мәшгульлеген саклау, төп оешмаларның өзлексез эшләвен тәэмин итү, бизнеска яңа шартларда булышу өстенлекле максатлар булып тора. Беренче этапта логистика системасын үзгәртеп кордык һәм азык-төлек, дарулар, беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итүдәге өзеклекләрне бетердек. Хәзер бәяләрнең нигезсез үсүенә юл куймаска тиешбез».

Парламент башлыгы фикеренчә, республикада кече хуҗалыкларны үстерүгә зур әһәмият бирелә. «Бүген кече хуҗалыклар исәбендә 470 меңнән артыграк шәхси ярдәмче хуҗалык, 4 меңнән күбрәк фермер хуҗалыгы һәм 300дән артык авыл хуҗалыгы куллану кооперативы бар, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Һәр ел саен кече хуҗалыкларны үстерүгә грантлар һәм субсидияләр рәвешендә 2 миллиард сумнан артыграк акча бирелә. 2016 елдан «Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында» республика законы гамәлдә булып килә. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы өчен 1,5 миллиард сум каралган. 34 районда 5 мең кв. м торак мәйданы, 84 объект төзү, челтәрләрне, биналар һәм корылмаларны капиталь төзекләндерү мөмкинлеге бирәчәк бу. Сыерларның баш санын – 1840ка, атларны – 840, кош-кортны – 540 меңгә җиткерүне көтәбез».

Районнарда хуҗалыкларның нәтиҗәле эшләвен арттыру өчен мөмкинлекләр бар. Файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы объектлары һәм хуҗасыз җирләр шул исәпкә керә. Россельхознадзорның республика буенча идарәсе 4,6 миллион гектардан артыграк мәйданда авыл хуҗалыгы җирләренә мониторинг үткәрде, – диде парламент башлыгы. – Заманча цифрлы технологияләр ярдәмендә 113 мең гектар мәйданда ташландык җир ачыкланды. Бу җәһәттән көнчыгыш зонага керүче районнарга да тәнкыйть эләгәчәк. Әлеге мәсьәләгә игътибарны көчәйтеп, ташландык җирләрне эшкә җигәргә кирәк».


Фикер өстәү