Өч кыз әтисе Илдус Лотфуллин: «Балаларыма сүземне вакытын сайлап кына әйтәм»

Табиб Илдус Лотфуллин белән коронавирус пандемиясе чорында таныштык. Медицина, шушы чиргә бәйле сорау туса, мөрәҗәгать итә торган беренче белгеч иде ул. Илдус Лотфуллинның менә дигән педиатр булуыннан тыш, өч гүзәл кыз әтисе, үрнәк гаилә башлыгы булуын соңрак белдем.

«Өч кыз үстергән ата җәннәткә эләгәчәк икән бит, Илдус Җәүдәтович!»дип сөйләшеп киттек шулай. Бала тәрбиясе, ата-ананың роленнән башлап, хыялдагы кияүләргә кадәр барып җиттек.

– Бала, бигрәк тә кыз бала тәрбияләгәндә, ата кешенең роле нинди?

Бу сорауга ничектер китап сүзе белән, фәнни терминология кулланып җавап кайтарасы килә. Табиб булганга күрә шулайдыр инде. Бала тәрбияләү – төгәл фән, төгәл технология түгел шул. Тормышның үзе кебек үк катлаулы, вакыты белән буталчык процесс ул. «Мин яхшы әтиме, яхшы әниме?» дигән уй һәр ата-ананың башына еш киләдер. Күп еллар балалар белән эшләп, ике нәрсәне аңладым. Беренчедән, балалар алдый белми, алдарга яратмый! Әгәр синең аны чынлап та аңлыйсың, кем икәнен беләсең килсә – ачык китап кебек алар. Син балаң белән чынлап торып кызыксынасың, аңа эмпатия күрсәтәсең икән – ул синнән берни дә яшермәс. Икенчедән, бала үзе дә ялганны, икейөзлелекне бик тиз күреп ала. Бер нәрсә әйтеп, икенчесен эшләсәң, аның синең сүзләрдән күңеле кайта, киңәшләреңне колагына да элми. Шул рәвешле сүзләрең бушка акыл өйрәтү булып кала.

– Ә сез нинди әти? Балаларыгызга нинди киңәшләр бирәсез? Әнә шул «акыл өйрәтү» булмастайларынмы?

– Кем икәнлекләрен аңларга тырышам. Аларның табигатенә ни салынган? Кем булып яратылганнар бу дөньяга? Нинди юл белән барсалар, бәхетле булып яшәрләр икән? Шуны уйлыйм.

Өч кызым өч төрле. Берсе – командир, буйсындырырга, сүзен өскәрәк чыгарырга ярата. Икенчесе – фәлсәфәче, кечкенәдән үк үз уйларына бирелгән. Өченчесе – бик рациональ туташ, үз бәясен белә. Аларга хас бу, моны инде үзгәртеп булмый. «Баламны ничек телим, шулай әвәлим», – дип уйлау – зур ялгыш. Бу аралар суынуга китерә. Баланың юллары билгеләнгән инде. Ата-ана баланың табигатен сындырмыйча тәрбия кылырга тиеш. Командир – агрессорга, фәлсәфәче – хыялыйга, рационале саранга әйләнмәсен. Максат шул гына. Хатыным Динә белән без – бу сорауда уртак фикердәш, моның өчен бик рәхмәтле мин аңа.

Киңәшләр дигәннән, сүземне вакытын сайлап кына әйтәм. «Тагын сөйләнә инде әти», – дип уйларлык булмасын. Алар өчен мин – лидер ич! Киңәшемне көтеп торсыннар, бәясен дә белсеннәр.

– Илдус Җәүдәтович, ә ир бала тәрбияләү хыялы… Булдымы ул?

– Юк. Ходай язса, малайларым туса, малай тәрбияләр идем. Кыз белән малай тәрбиясе аерыла инде ул. Ләкин бу аерма шулкадәрме икән? Йомшак күңелле малайдан – «мужик», кырыс холыклы кыздан «дюймовочка» үстерү – зур ялгыш. Күпчелек гаиләләр шуның белән маташа. Булмый ул! Кеше барыбер үз табигатенә вакыты белән кайта, ә ата-ана йөрәгендә үпкә генә кала.

– Ә кызларыгыз сезнең нинди сыйфатларны үзләренә сеңдергән?

Битләре белән миңа охшаган булсалар да, холыклары буенча никтер үземә охшаган дия алмыйм. Башка алар. Буыны да башка ич. Ә миңа охшамасыннар да алар, үзгә булсыннар!

– Сезгә берничә тапкыр «бабай» буласы, Илдус Җәүдәтович! Нинди кияүләр турында хыялланасыз?

Кияүләр турында уйлаганым булмады. Ә менә оныкларымны күрәсе килә, әлбәттә! Күз алдына әллә нинди шук-шаян татар малайлары, кызлары килә! Имеш, бергә зур бер эт асрыйбыз, иске генә бер машинага утырып, дөнья гизәбез! Стандарт хыял инде болар. Гаиләле дусларымның яртысы картлыгын әнә шулай күрә. Кияүләр дә булыр әле, көттермәсләр. Фикердәш, милләттәш булсалар, шәп булыр иде!

–  Өч кыз әтисе җәннәткә эләгә, дигән сүз бар. Фәлсәфи яктан килсәк, бу сүзне ник әйткәннәр икән соң? Кыз бала тәрбия кылу шулкадәр авырмы әллә?

Элекке вакытта өч кызы туган атаны юатыр өчен шулай әйткәннәрдер! Юкмы? Бала тәрбияләү дә – зур эш. Ни дисәң дә, җенескә карамый ул. Бер яктан жылылык, иминлек бирергә тиеш син аларга, икенче яктан тәрбияләп, дисциплинага буйсындырырга! Әле ул иминлек белән дисциплина үзеңә дә җитми бит кайчак. Яхшы әти-әни булу – бик зур хезмәт ул.

 

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү