26 майда Татарстан Иҗтимагый палатасында балаларның җәйге ялы на кагылган сораулар буенча “кайнар линия” оештырыла. Сорауларны көндезге сәгать 10нан 12гә кадәр кабул итәләр.
Җәйге лагерьларга юллама алу, түләнгән акчаның “кэшбек” өлешен кире кайтару, туклану һәм башка сорауларга яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков, мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсадуллина, Яшьләр эшләр министрлыгының “Җәй” республика үзәге директоры Илдар Дәүләтшин, Татарстан Иҗтимагый палатасының мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе Асия Тимирясова җавап бирәчәк.
Сорауларны 8(800) 350-44-72 телефоны аша кабул итәләр. Иртәнге сәгать 10га кадәр Иҗтимагый палатаның интернет кабул итү бүлеге (https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm) аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.