Владимир Путин махсус операциядә яраланган хәрбиләр белән очрашачак

Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә урнашкан госпитальләрнең берсенә барып, Украинадагы махсус операция барышында яраланган хәрбиләрнең хәлен белшәчәк. Бу хакта журналистларга ил җитәкчесенең матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.

Дмитрий Песков әйтүенчә, Президент махсус операциядә яраланаган хәрбиләр өчен булдырылган шартлар турында даими рәвештә белешеп тора һәм бу мәсьәләне игътибарда тота.


Фикер өстәү