Татарстанда бер ир 1 миллион сумлык бурычын түләмәгән өчен 5 ай төрмәдә утырачак

Моңа кадәр ул инде ике тапкыр төзәтү эшләренә хөкем ителгән булган.

Спас районы суды бер ир-атны 5 айга колония-поселениегә җибәрү турында хөкем карары чыгарган. Ул берничә ел буе баласына алимент түләмичә килгән. Шушы вакыт эчендә гомуми бурычы 1 миллион сумнан артып киткән.

Мәнсез ир 2020 елда 10 айга, айлык хезмәт хакының 5 процентын тотып калу шарты белән, төзәтү эшләренә хөкем ителгән булган инде. Әмма шуннан соң да алимент түләүдән качып йөрүен дәвам иткән, эшләмәгән, суд карарларын үтәмәгән. Шуның өчен узган елның көзендә тагын шундый ук хөкем чарасына (бу юлы инде айлык хезмәт хакының 10 процентын тотып калу шарты белән) дучар ителгән. Ләкин төзәтү эшләренә килмәгән.

Хәзер инде юньсез ата ирегеннән мәхрүм итү шартларында баласына бурычын капларга мәҗбүр булачак.


Фикер өстәү