Үзәк банк янә төп ставканы киметергә җыена

Директорлар советының чираттагы утырышы 26 майда узачак.

Россия Үзәк банкы 26 майда чираттан тыш утырыш үткәрәчәк. Анда төп ставка күләме турында мәсьәлә каралырга тиеш. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Директорлар советы карары иртәгә 10.30 сәгатьтә банк хәбәрендә басылып чыгачак. Үзәк банкның планда каралган киләсе утырышы 10 июньгә тәгаенләнгән.

Исегезгә төшерәбез: 29 апрельдә төп ставка 14 процентка калдырылды. Фаразлар буенча, быел еллык инфляция күрсәткече 18-23%, 2023 елда – 5-7% булса, 2024 елда янә 4%ка әйләнеп кайтачак.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Үзәк банк төп ставканы 12%ка кадәр киметүне планлаштыра. Бу хакта тышкы һәм оборона сәясәте советы президиумы әгъзасы Александр Лосев белдерде.


Фикер өстәү