Фәрит Мөхәммәтшин халыкны кабул итте

Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бүген партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә шәхси мәсьәләләр буенча халыкны кабул итте. Татарстанда яшәүчеләр аңа үзләрен борчыган мәсьәләләрне хәл кылуда ярдәм итүне сорады.

Казан шәһәр Думасы депутаты, “Все для детей” коммерциясез оешмасын гамәлгә куючы Дәлия Гайнанова, башкарма һәм муниципаль хакимият органнарын, иҗтимагый оешмалар һәм бизнес вәкилләрен җәлеп итеп, инвалид балалы ата-аналар өчен “кайнар линия” оештыру үтенечен җиткерде. Аның әйтүенчә, авыру бала туган очракта, ата-аналарның күпчелеге кая барырга, кемнән ярдәм сорарга белми. Шул сәбәпле сабыйны дәвалау вакыты кичектерелә. Инвалид балаларга һәм аларның ата-аналарына ярдәм итү өчен җаваплы ведомство билгеләргә кирәк, дигән фикердә ханым.
Фәрит Мөхәммәтшин, әлеге проблемага карата бик нык борчылуын белдереп, “Бердәм Россия”нең төбәк бүлеге башкарма комитетына, Татарстан Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итү өчен, документлар әзерләргә кушты.
Казанның 6 нчы гимназиясе физкультура укытучылары Илнур Хәлимов һәм Сергей Сергеев исә гимназия волейбол секциясе командасының “Зенит-Казан” һәм “Динамо-Ак Барс” югары волейбол лигасы командалары спортчылары белән очрашуын оештыруда ярдәм кулы сузуны сорады.
Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, мондый очрашулар волейбол белән шөгыльләнүче балалар өчен зур әһәмияткә ия. Ул Мәктәп волейбол лигасы командаларының Татарстандагы атаклы профессиональ командалар белән даими очрашуларын яңартып җибәрергә тәкъдим итте.

Казанның Киров районында яшәүче пенсионер Наталия Шәрәфиева ишегалдын төзекләндерү мәсьәләсе буенча үтенечен җиткерде. Балалар мәйданчыгы янәшәсендә карт агачлар үсеп утыра, аларның ботаклары балалар һәм өлкәннәрнең өстенә төшеп, бәла-каза китереп чыгарырга мөмкин, диде ул.
Партиянең Татарстандагы бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бу мөрәҗәгатьне дә партиянең республика штабы контрольлегенә алды.


Фикер өстәү