Татарстан Президенты Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлының төзү эшләре белән танышты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлын төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды. Киңәшмә Түбән Кама районының Шәңгәлче авылы янында Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков, Татарстаның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев, проектлаучылар, район башлыклары һәм «Алексеевскдорстрой» җитәкчелеге катнашында узды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге юлны төзү эшләре Казан – Екатеринбург тиз йөрешле маршруты проектын гамәлгә ашыру кысаларында өч этапта алып барыла. Хәзерге вакытта беренче этап буенча проект документлары баш дәүләт экспертизасына тапшырылган. Өченче этап буенча РФ экспертизасының уңай бәяләмәсе бирелгән, подрядчы оешманы билгеләгәннән һәм контракт төзегәннән соң төзелешкә керешү планлаштырыла.

Бүген төзелеш-монтаж эшләре 23,7 км озынлыктагы икенче этапта бара. Президент шулай ук юл төзүчеләр белән дә сөйләште.

Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яңа юл республикада транспорт үтемлелеген шактый яхшыртырга һәм Түбән Кама ГЭСы плотинасы аша хәрәкәтне киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Аннары очрашуда катнашучылар төзелеш эшләренең барышы турында фикер алыштылар. Бүген икенче этапта төзелеш территориясен әзерләү дәвам итә, җитештерү базалары төзелә, АБЗ һәм ГСУ монтажлана, материаллар китерелә. Объектта 937 мең кубометр өем урнаштырылган инде, бу барлык күләмнең 40%ын тәшкил итә. Объектта 144 берәмлек техника һәм 300 дән артык эшче эшли.


Фикер өстәү