Татарстанда коену сезоны кайчан башланачагын әйттеләр

Татарстанда су коену сезоны 1 июньдә башлана. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.

«Һава торышы әлегә безне сөендерми. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 30 майга кадәр һава торышының уртача температурасы нормадан 5 градуска түбәнрәк буласын кисәтә, бу якын көннәргә фараз. Ә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының июнь аена фаразлары уртача айлык температураның гадәти булачагын күрсәтә. Шулай да безгә җәй әйләнеп кайтыр дип уйлыйм», – дип билгеләп үтте ул.

Республикада коену сезоны әле ачылмаса да, инде су кергәндә һәлак булуның бер очрагы бар, дип искәртте Венедиктов. Республиканың Буа районында 1 май көнне Зөяне йөзеп чыгарга җыенган ир-ат батып үлгән. Аның мәетен 19 майда гына тапканнар.

«Хәзер суның уртача температурасы 9-10 градус тәшкил итә. Гомумән алганда, мондый температура коену өчен кулай саналмый. Су температурасы 19 градустан да ким булмаска тиеш, ә һава температурасының 20-25 градустан да түбән булмавы шарт», – дип өстәде ул.

 


Фикер өстәү