Кергәнче чыгасыңны уйларга кирәк!

Казанда өч урында су коену тыела. Әлеге урыннарда суның сыйфаты начар икән. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең Казан инспекторлык бүлеге җитәкчесе Денис Мокеев хәбәр итте.

– Бу коену сезонында Казанда су янында күпләп ял итү өчен өч урын җиһазландырылачак, әмма анда кешеләр су коена алмаячак.Юдино бистәсендә урнашкан Зәбәрҗәт һәм Кече Аккош, Җиңү паркындагы күлләрдә коенырга ярамый. Анда коткару постлары да бар. Әмма суның сыйфаты һәм су төбен тикшерү ншәтиҗәләре коеныр өчен рөхсәт бирә алмый, – ди Денис Мокаев.
Аның каравы казанлылар һәм башкала кунаклары өчен Идел яр буенда «Локомотив» пляжы, Киров районындагы Казансуда «Түбән Заречье» пляжы, Дәрвишләр бистәсендә «Комсомольский» пляжы, шулай ук Тирән һәм Зур Аккош күлләрендәге пляжлар бар. Сүз уңаеннан, узган ел республикада 48 пляж эшләгән, быел аларның саны 61гә җиткереләчәк.
– 2021 елгы аномаль эсселек батып үлүчеләр санының кискен артуына сәбәп булды. Узган җәйдә Казан сулыкларында гына да 22 кеше үлгән. Бер ел элек батып үлүчеләрнең саны 17 иде. Тәҗрибә күрсәткәнчә, сулыклардагы күңелсез хәлләр тиешсез урыннарда су коену аркасында килеп чыга, – ди ул.
Батып үлүчеләрнең күбесе исерек хәлдә булган. Шуңа да коткаручылар эчтең икән, суга керми торырга куша. Бәхәсләшеп, яр буена йөзеп чыгарга тырышмагыз, ди алар. Әгәр йөзәсез икән, туктап, аркага ятып ял итеп алыгыз дигән киңәшен дә бирә. Шулай ук эсседә кызынып, салкын суга керү дә сәламәтлеккә зыянлы, ди алар. Йөрәккә начар булып, үлү очраклары да теркәлгән.
Татарстанның Кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов аеруча балаларны сакларга куша.
– Аларга суда үзләрен ничек тотарга икәнен аңлатсагыз иде. Балигълык яшенә җитмәгән балаларны ялгызы гына су коенырга җибәрү ярамый. Дөрес, коткаручылар коену сезоны ачылуга кизү торачак. Әти-әниләрнең дә игътибарлы булуы кирәк. Әгәр инде гаиләгез белән су коенырга барасыз икән, сабыегыз бер ялгызы йөрмәсен. Аның янында һәрчак олы кеше булырга тиеш. Яныгыздан җибәрмәгез! Күңелсезлекләр булмасын дисәгез, һичьюгы, йөзәргә өйрәтегез. Белми икән, махсус жилет киеп керсен.
Баш дәүләт инспекторы, сабыйларны авылга кайтарып җибәргәндә дә саклык чараларын өйрәтергә куша.
– Авылларда инеш-күлләрнең барысында да су коену рөхсәт ителми. Белмәгән урында коенырга ярамый. Балалар гына түгел, олылар да суга кергәндә, кире чыгасын да уйласын иде, – ди ул.
Суга батмас өчен нишләргә?
–Таныш булмаган урыннарда коенмагыз һәм суга чуммагыз;
– Йөзә белмәсәгез, ерак китмәгез;
– Һава тутырылган матраслар белән су эченә үк кермәскә кирәк;
– Исерткеч эчемлекләр кулланып, суга коенмагыз;
Суга батучыга ничек ярдәм итәргә?
– Коткаручыларны ярдәмгә чакырырга кирәк;
– Йөзә белгән очракта, батучы янына килеп, су астына чумып, аның гәүдәсен арткы яктан эләктереп алыгыз. Чәчләре булса, шуннан тоту кирәк;
– Әгәр батучы сезгә ябыша икән, үзегезне саклагыз. Батмас өчен, суга чумыгыз;
– Су төбенә киткән кешене коткарып булмаячак. Суга батучы исән калсын өчен ул суда 6 минуттан күп торырга тиеш түгел. Шушы вакыт эчендә өлгерсәгез генә, аны коткарып булачак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү