Ирек Мотыйгуллин: «7 ел эшләп, бер генә чәчәгем дә әрәм булмады»

Ирекнең иркенләп сөйләшергә вакыты да юк. Чәчәк алырга килүчеләрдән чират җыелган. Көн саен шулай икән. Рекламасы-фәләне юк аның, кешеләр бер-берсеннән ишетеп килә. Ә бит эшкә очраклы рәвештә алынган ул. Дөрес, үзе әйтмәсә дә, хатынының исеме белән бәйле түгел микән бу шөгыле? Без шулай дип фаразладык.

– Өйләнешкәч, хатыным Гөлчәчәк белән киңәштек тә, чәчәк үстереп карарга булдык, – дип искә ала 30 яшьлек эшмәкәр. – Белемем буенча икътисадчы мин. Авылда төпләнеп калгач, үз эшебезне ачып карыйсы иттек. Башта кыенрак булды, әмма артка юл юк иде инде. Әти-әнием гади кешеләр: әти – машина төзәтүче, әни пешекче булып эшли. Шуңа да кемнәндер ярдәм көтеп утыру оят булыр иде. Янәшәмдә хатынымның терәк булуы ярдәм итте. Бар эшне Гөлчәчәк белән бергә башкарабыз. Кемнедер яллап эшләтү өчен түләргә кирәк. Үзең эшләгәч, бар нәрсәнең тәртибен беләсең. Чәчәкләр дә яратканны сизә.

Дөрес, ярату гына җитми, тәвәккәллек тә кирәк, ди Ирек Мотыйгуллин. Эшли-эшли әнә шундый фикергә килгән ул. Баштарак акчаны янга калдыру өчен туфракны үзе әзерләгән. Хәзер инде эшләре җайлангач, сатып кына алабыз, ди.

– Эшне лалә үстерүдән башладык. Аны ноябрьдә утырта башлыйбыз. Кышын Кукмарада лаләне без генә үстерәбез. Март башларында инде сатып та бетерәбез.  Аннары башка чәчәкләргә чират җитә. Халык бигрәк тә петуния ярата. Бер ияләнгән кешеләр ел саен безгә киләләр, – ди Ирек.

Чәчәкләрне дә төрләндергән Ирек. Баштарак гел петуния генә сатса, хәзер араларында дәлия (георгин), бәрхет гөл (бархатцы), канәферләр дә бар. Бер кырыйга гаиләсе өчен кыяр да утыртып куйган. Инде уңышын күптән алганнар. Помидорлар, кәбестә, борыч, баклажан кәлшәләре дә бар. Алары күп түгел. Яшелчә үстерүчеләргә дәүләт ярдәм вәгъдә итсә дә, Ирекнең чәчәктән аерыласы килми. Киләчәктә эшен тагын да җәелдермәкче.

Үз-үзенә ышанган егет дип чыктык без аның яныннан. Сатылып бетмәсә, нишләтермен, дип тә борчылмый ул. Баксаң, җиде ел эшләп, бер генә чәчәге дә әрәм булмаган. Барысын да алып бетерәләр, ди.

– Бәхетемне туган якта таптым. Эшемне яратып башкарам. Әти-әнием исән-сау, гаиләм бар. Хатыным белән ике ул үстерәбез. Бакчамда күзләрне иркәләп чәчәкләрем үсә, – ди ул. – Һәр эшнеке кебек, чәчәк утыртуның да үз чыгымнары бар. Әмма аны санап тормыйбыз инде хәзер. Булганына сөенәбез. Иң мөһиме – райондашларым чәчәкләребезне ярата. Алардан рәхмәт ишетүне бернигә дә алыштырып булмый.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 


Фикер өстәү