10 ятимне тәрбиягә алган Венера Сабитова: «Гомерем буе «әнием дияргә тилмердем»

Үзе «әни» дип әйтә алмагач, ятимнәрне сөендерергә уйлаган ул. Кечкенәдән бер теләге була: күп итеп бала тәрбияләргә хыяллана Венера Сабитова. Ятимнәрне дә әниле итәргә, инвалид бала алып үстерергә тели. Актаныш районының Киров авылында яшәүче Венера Сабитова ун ятим бала тәрбияли.

– Үзем ятим үстем. Шуңа балалар алырга булдым да инде. Әти белән әнием эчтеләр. Без туганнарга кунакка киткәч, әти әнигә суккан, ул үлгән. Энем белән мине – әтинең бер абыйсы, кече энемне икенче абыебыз үз гаиләсенә сыендырды. Әтине төрмәгә утырттылар. Ул, кайткач, яңадан өйләнде. Яңа әни начар булмады… Берсе дә исән түгел инде, сүзләрем дога булсын, – ди ул.

Ире Алмас белән алар күршеләр була. Алмасның әнисе кулын имгәткәч, Венерага сыерларын саварга туры килә. «Киленем итәм әле мин сине», – дип озатып кала булачак каенана. Бу сүзләр фәрештәнең «амин» дигәненә туры килә.

– Озак та үтми, кереп, әтидән кулымны сорадылар. Ризалашканымны сизми дә калдым. 17 яшем тулган гына иде әле. Шөкер, үкенмәдем, матур яшибез. Яшь вакытта үпкәләгән чаклар да булды инде. Олы улымны көткәндә, иремә ачуым чыгып, Оренбургка китеп бардым. Шул китүем гомерлек сабак булды, – дип искә ала Венера апа.

Ире белән ачуланышкач, ул юлга чыга. Әле бәби табарга бер ае булса да, поездга утыруга, тулгагы башлана.

– Хәрби киемдәге өч ир бәбиләтте мине. Бала 2 кило да 200 граммлы булып туды. Аннары «ашыгыч ярдәм» машинасы алып китте. Бер атнадан апалар мине килеп алды. Ирем, дүрт ай үткәч, яныма килде. Шуннан бирле үпкәләшеп утырган юк, – ди ул.

Поездда туган малай – Рузатның гомере генә кыска була. Моннан ун ел элек дөньядан үз теләге белән китеп бара ул. Шушы хәсрәттән соң әнисе исемен алыштыра. Аны хәзер Мәрьям дип тә йөртәләр.

– Ашыгып яшәде шул ул балам. Армиягә киткәнче, кояш кебек елмаеп кына торган бала иде ул. Тик боегып кайтты. Бер ел кая барып бәрелергә белмәде. Өйләнде, кызы туды. Яшисе дә яшисе иде бит югыйсә. Ниләр булгандыр инде балама. Киленем Алсуның әниләренә кунакка кайтып киткән көне була. Улым, миңа шалтыратып: «Әни, бәхил бул, мин китәм», – диде. Аяк астымда җир убылдымыни! Ул чакларны искә алсам, бар тәнем калтырый. Имәндәй баламны җир куенына салдык. Шөкер, киленем белән аралашып яшибез. Оныгыма 11 яшь тулды инде…

Рузаттан соң туган кызы Алсу Актанышта яши. Ире белән дүртенче улларын көтәләр икән. Кече улы Азат Казанда эшли. Рузатны югалтканчы ук, ятим балаларны тәрбиягә ала Сабитовлар гаиләсе. Ә аннары ачы хәсрәтне шушы сабыйлар оныттыра.

– Иң элек бертуган Руслан белән Алинәне уллыкка алдык, үз фамилиябезне бирдек. Бала алу вирус төсле ул. Бер алгач, гел аласы килеп тора. Ирем белән уйлаштык та, 10 айлык Лилияне алдык. Шул вакытта күрше хатыны үлеп китте. Аның беренче никахтан туган кызы бар иде. Ире үз балаларын алды, бу кызны калдырды. Йөрәгем янды бит шуңа. Ничек итсәм иттем, Лиананы үзебезгә алдым. Шөкер, күршедәге туганнары белән уйнап үсте. Әнисе Вәсилә риза булып ятадыр. Безгә килгәндә, Лианага 13 яшь иде. Мин бит әнисез калганда үзем дә шушы яшьтә идем, – ди Мәрьям апа.

Лианага хәзер 24 яшь икән. Кыз югары белем алган, эшкә урнашкан. Әти-әнисе машина да алып биргән.

Бүген Сабитовларда 9 бала яши. Руслан белән Алинә янына тагын өч бертуган Сибгатуллиннар һәм Бутаковлар килеп кушылган.

– Мин беркайчан да сабыйларга үз әниләрен начар итеп күрсәтмим. Социаль челтәрләр аша аларны эзләп табып, үзем язам әле. Бер гаиләнең әнисе килгәләп йөрде дә югалды. Икенчесенеке аралашуны кирәк дип тапмады. Иң кызганычы шул: бала ананы гомер буе йөрәгендә йөртә, ана тиз оныта, – ди Мәрьям апа.

Ул балаларын эшкә өйрәтеп үстерә. Шуңа да гел кечкенә сабыйларны алырга тырышкан. Сабый чакта гаиләңә килеп кергән баланы тәрбияләү җиңелрәк, ди. Баланың геннары холкы өчен җавап бирә. Ә менә тәрбия үстергән кешедән тора дигән фикердә күп балалы әни. Авылдашлары: «Балаларыгыз нәкъ үзегез инде, сезнең кебек сөйләшәләр», – дип әйтә икән.

– Без күңелле яшибез. Балалар белән төрле чаралар уздырабыз. Кеше булып үссеннәр, дим. Авылда ялгыз яшәүче өлкәннәрнең хәлләрен беләбез. Ай саен берәр бәйрәм уңаеннан бишәр бүләк таратабыз. Язын кырда эшләүчеләр янына чыгабыз. Чишмәләр җыештырабыз. Зиратка өмәгә йөрибез. Шушы эшләр белән балаларымны тормышка өйрәтәм, – ди Мәрьям апа. – Сабыйларым дин юлына басты. Үзләре белеп намаз укыйлар. Быел уразада бер генә көн дә калдырмыйча тәравихка йөрделәр. Аларга карап, күңел сөенә. Димәк, сабыйларым – дөрес юлда.

Мәрьям апа ятимнәрне үз канаты астына алгач, бар авыруын оныткан. Корвалол да эчкәнем юк, ди. Ә бит мәшәкате дә шактый. Сабыйларны аякка бастыру – бер хәл, аларның туры юлдан китүен дә тели. Беркайчан да юкка-барга борчылмыйм, ди үзе. Сабыр итәргә дә өйрәнгән. Аллаһы Тәгаләдән узып булмас дип, шөкер итә.

– Гомерем буе «әнием» дияргә тилмердем. Мәктәптә укыганда, башкалар әниләренә эндәшкәндә, мин читкәрәк китеп, “әнием-әнием” дип пышылдап кабатлар идем. Ә төннәрен юрган астында гел “әнием” дип кабатлап яттым. Шушы сүзне ишетү дә шундый рәхәт миңа, – ди ул. – Үзем әйтә алмасам да, миңа күпме сабый шулай дип эндәшә. Иң зур бәхет менә шул. Калганы була аның. Күңелгә рәхәт, җаныңда тынычлык икән, рәхәтләнеп яшисең.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 

 

 


Фикер өстәү