“Ел табибы – Ак чәчәкләр-2022” бәйгесендә катнашучылар өчен интернет аша тавыш бирү башланды

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында “Ел табибы – Ак чәчәкләр-2022” бәйгесендә катнашучылар өчен интернет аша тавыш бирү башланды.

Шулай итеп, “Ел табибы”, “Иң яхшы беренче звено табибы”, “Елның медицина хезмәткәре” һәм “Уникаль очрак” номинацияләре буенча тавыш бирергә мөмкин.

Җиңүчеләр Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында билгеләнәчәк. Җиңүчене сайлауда интернет аша тавыш бирү йомгаклары йогынты ясаячак.

Бәйгедә катнашучылар белән танышу, үз тавышыңны калдыру өчен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында “Деятельность” – “Конкурсы”- “Ак чәчәкләр” – “Ак чәчәкләр 2022” сылтамасы аша узарга кирәк.

 


Фикер өстәү