Татарстанда җылылык һәм су белән тәэмин итү тармагында инвестиция программасы булдырылачак

 Республикада җылылык һәм су белән тәэмин итү тармагында инвестиция программасы булдырылачак. Министрлар Кабинетында җылылык бирү сезонына әзерлеккә багышланган утырышта бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. Аның фикеренчә, әлеге программа җылылык һәм су белән тәэмин итү челтәрләрендәге авария мәсьәләләрен хәл итәр өчен кирәк.

«Инвестицияләрсез булдыра алмыйбыз. Шуңа күрә бу юнәлешне алып барыр өчен, безгә кайбер программаларны киметеп яки туктатып торырга туры киләчәк», – ди Рөстәм Миңнеханов.

Проблемалар юк түгел. Татарстанның төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйтүенчә, республикада җылыту чорында 261 көндә  2741 авария булган.

– Һава шартлары аварияләр санына йогынты ясый торган факторларның берсе булып тора. Шулай ук аварияләр челтәрләр тузу аркасында да килеп чыга. Су белән тәэмин итү һәм юынтык су чыгару өчен кулланыла торган корылмаларның – 33, җылылык белән тәэмин итү челтәрләренең 37 проценты тузган. Аларны алыштырырга кирәк. Әлмәт һәм Бөгелмә районнары, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә аварияләр саны буенча Казаннан гына калышып, беренче өчлеккә керде, – диде министр.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның 8,8 млрд сум бурычы бар. Республикада инде берничә ел дәвамында халыктан түләүләр җыю буенча уртача еллык күрсәткеч 98 процент тәшкил итә икән. Торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының энергия ресурслары өчен – 360 миллион, газ өчен  296 миллион сум әҗәте бар.

Утырышны уздырган Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин сүзләренчә, районнар һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының килешеп эшләве узган сезонга әзерлекне билгеләнгән вакытка башкарып чыгарга мөмкинлек биргән. 45 районның 40ы әзерлек паспортларын вакытында алган. Арча, Мөслим, Питрәч, Сарман районнары һәм Казан шәһәре әзерлек паспортларын ала алмаган. Республикада 3146 котельный, 17476 күпфатирлы йорт, 3333 мәгариф объекты, 2013 сәламәтлек саклау объекты, 1962 мәдәният объекты, 311 спорт һәм яшьләр объекты, 175 социаль яклау объекты әзерләнгән.

– Челтәр компанияләреннән чираттагы җылылык бирү чорына әзерлек вакытында ремонт эшләренең сыйфатын контрольдә тотуны катгыйландыруны сорыйм. Киләчәктә, быелгы сезондагы кебек, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендә булган җитди аварияләрне булдырмас өчен, җылылык һәм су белән тәэмин итү челтәрләренең тузуын вакытында ачыкларга һәм алыштырырга кирәк, – диде Алексей Песошин.

Экология, технология һәм атом-төш күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе башлыгы Азат Мөбарәкшин әйтүенчә, республиканың 850 котельныенда 3300 кимчелек табылган.  Челтәрләрдәге төп проблема – әлеге дә баягы аларның тузуы. Кайбер оешмаларда махсус укытылган кешеләр юк икән. Татарстан Президенты, электр, җылылык оешмаларында эшенә салкын караган җитәкче эшләргә тиеш түгел, дигән фикердә.

– Андыйларны эштән алырга кирәк. Ничек инде ул үз оешмаңдагы торбалар, чыбыкларның торышын белмичә эшлисең? Без төзибез, ә кайбер җитәкчеләр булганны сакламыйча, төзекләндерү сорый. Һәр җитәкче подвалында нәрсә бар, җылылык, электр челтәрләре нинди кыяфәттә, спорт объектлары, боз, йөзү сарайлары, мәктәп, хастаханәләр ни хәлдә – барысын да белеп торырга тиеш, – диде Президент, катгый итеп. –  Һәр объектның хуҗасы булырга тиеш. Ремонтка акча сорау җиңел ул. Үзең хуҗа булган җирне вакытында карап торсаң, күңелсезлекләр килеп чыкмас иде. Кышка кергәнче, барлык объектларда, мәктәп, спорт залларында тәртип булсын!

Утырышта кышка әзерлек хакында тәсфилләп сөйләнде. Нинди хаталар җибәрмәскә, ничек  эшләргә кирәклеген сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов, кышкы сезонны яхшы чыксак та, үзен аварияләр саны борчуын әйтте. «Республикада авария очрагы өчен техник запас сакларга кирәк. Ул ел саен 80,4 миллион сумга тулылана. Әгәр кирәк икән, аны индексацияләргә дә мөмкин», – диде ул.

Берәүгә җылы, икенчесенә салкын кирәк: ни өчен җылылыкны кабат җибәрмиләр?


Фикер өстәү