Килен каенана белән каенатасына «әти-әни» дип әйтергә тиешме?

– Килен кеше каенанасы белән каенатасына «әти-әни» дип әйтергә тиешме? Әти белән әни бер генә була бит ул.

Әлфиназ. Казан

Сорауга Айморат хәзрәт Хаҗиев җавап бирде.

– Гореф-гадәтләребез буенча, электән үк бер йортка килен кайта икән, ул иренең әти-әнисенә «әти-әни» дип әйтә башлый. Кайда-ничек, әмма барыбер әйтәләр. Дөрестән дә, әти-әни берәү була. Әмма хөрмәт, ихтирам йөзеннән, әйтергә кирәк. Аны әйтүнең кыенлыгы юк, ул начарлыкка илтми бит. Килен, әлбәттә, үзе сөйләшеп, башка бер фикергә килергә мөмкин. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә исә катгый рәвештә «әйтергә кирәк» дигән күрсәтмә юк.

Килен белән каенана: сүз кермәсен арага


Фикер өстәү