Татарстанда «банк хезмәткәре» бер хатынның 840 мең сум акчасын урлаган

Кичә Казанда яшәүче бер хатын-кызга таныш булмаган кеше шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган. Ул аны карта номеры тагын бер телефонга бәйләнгән дип алдаган. Ә мошенниклар акчасын үзләтермәсен өчен корбанына картаның счетын үзгәртергә киңәш иткән.

Шуннан соң сөйләшүгә куркынычсызлык хезмәтендә «эшләүче» таныш булмаган кыз да кушыла. Аның күрсәтмәләре буенча, хатын SMS аша килгән барлык әйтергә ярамаган парольләрне әйтә.

Бераздан ул банк кушымтасына кереп, бернинди өстәмә счет та ачылмавын, ә булган 840 мең сум акчасыннар җилләр искәнен күрә. Мошенниклар корбаны булуын аңлаган хатын полициягә мөрәҗәгать итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә искәртеп узуларынча, таныш булмаган кешеләргә шәхси һәм банк мәгълүматларын беркайчан да, беркемгә дә хәбәр итәргә ярамый.


Фикер өстәү