Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте белән «СИБУР Холдинг» арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәренә эш сәфәренә килде. Ул анда Химик көне уңаеннан үткәрелгән чараларда катнаша. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте һәм «СИБУР Холдинг» ГАҖ арасында Хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмәдә «СИБУР» компанияләр төркеменә керүче республика предприятиеләренең узган елгы эш нәтиҗәләре, җитештерү куәтләрен модернизацияләү мәсьәләләре, шулай ук Татарстанда социаль инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру перспективалары буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда «СИБУР» составына корпоратив үзгәрешләр кысаларында «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ, «Казаноргсинтез» ГАҖ, шулай ук «ТГК-16» АҖ кергән иде.


Фикер өстәү