Рөстәм Миңнеханов: «Безнең бурыч – эшмәкәрлеккә теләктәшлек күрсәтү»

Россиядә бизнеска административ басым кимегән. Бу өлкәдә Татарстан хәтта сизелерлек уңышларга ирешкән. 2021 ел нәтиҗәләре буенча, ул алтмышынчы урыннан дүртенчегә үк күтәрелгән. Әлеге күрсәткечләргә, әйтик, штраф салу урынына кисәтү ясау хисабына ирешкәннәр. Шул ук вакытта эшмәкәрләрне борчыган мәсьәләләр дә шактый.

Мәсәлән, микрозаемнар буенча процент ставкаларын Үзәк банкның төп ставкасына бәйләү, җир сатып алу тәртипләренә үзгәрешләр кертелү сәбәпле, бәяләрнең өскә сикерүе һәм башкалар. Россия эшмәкәрләре көнендә бизнес вәкилләре үз гозерләрен республика җитәкчелегенә җиткерә алды.

Эшмәкәрләр белән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аларны бәйрәм белән котлады һәм кече һәм урта бизнесның икътисадта илне һәм республиканы алга этәрүче төп нигез булып торуын әйтте.

– Эшмәкәрләр – безнең нигез. Төп бурычыбыз – көчле урта класс булдыру. Булдыклы һәм эшлекле кешеләр тәвәккәл булу, гамәл кылу һәм алга таба бару сәләтенә ия. Безнең бурыч – әлеге хәрәкәткә теләктәшлек күрсәтү, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән федераль дәрәҗәдә зур эшләр башкарыла. Россиягә каршы кертелгән санкцияләр шартларында кече һәм урта бизнесны үстерүдә әлеге чаралар аеруча актуаль, дип билгеләп узды Президент.

– Әлеге бушлыкны хәл итү өчен планлы эшләр бара,  – дип ассызыклады ул.

Президент сүзләрен Стратегик инициативалар агентлыгының төбәк үсеше директоры Александр Смекалин да куәтләде. Ул эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтүдә республиканың зур уңышка ирешүен билгеләп узды.

– Эшмәкәр үз тирәсендәге тормышны үзгәртергә сәләтле ихтыяр көченә һәм энергиягә ия. Дөрес, күп нәрсә дәүләт органнары һәм эшмәкәрләрнең үзара мөнәсәбәтенә бәйле. Мондый хезмәттәшлектә ниндидер яңа, зур һәм бөек эшләр килеп чыгарга мөмкин. Һәм монда Татарстан әлеге үзара аңлашуны күрсәтә, бөтен илгә үрнәк итеп күрсәтерлек нәтиҗәләргә ирешә, – диде Александр Смекалин.

Билгеле, гадәттә мондый очрашулар вакытында эшмәкәрләр республика, ә кайвакыт хәтта ил җитәкчелегенә дә алар аша борчыган сорауларын җиткереп, уңай чишелеш табарга омтыла. Бу юлы да шулай булды. Ресторан, матурлык салоннары, туризм тармагында уңышлы эшләп килүче эшмәкәр Алсу Кузнецова, мәсәлән, республикада кече һәм урта бизнес субъектларына ташламалы кредит бирү буенча бик күп программалар эшләп килүен әйтеп, микрозаемнар буенча процент ставкаларын Үзәк банкның төп ставкасына бәйләүне сорады.

Бизнесмен ханымның соравына Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җавап бирде. Аның сүзләренчә, Үзәк банкның директорлар советы карар кабул иткәч, министрлык ставкага төзәтмәләр кертергә әзер.

– Икътисад министрлыгы инде әзер! Нәбиуллина (Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина. – Авт.) кире уйламасын дип Ходайдан сорагыз, – диде уенын-чынын бергә кушып, Рөстәм Миңнеханов. – Бу чыннан да бик мөһим. Һәр процент ставкасы  ул – акча, ул – маржа (товарның үзкыйммәте һәм сатыла торган бәя арасындагы аерма). Сезнең аерма Үзәк банк ставкасына карап үзгәрә бит. Ә кайвакыт, сатуны арттыру өчен, бәяләрне күтәрергә туры килә.

Сүз уңаеннан, очрашу тәмамланган сәгатьләрдә Үзәк банкның төп ставканы 14 проценттан 11 процентка калдыруы билгеле булды.

Татарстанның бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев, Президентның эшмәкәрләр белән очрашуына нәтиҗә ясап, күтәрелгән сораулар бизнесның вазгыятькә тиз яраклашуын, бүгенге икътисади шартларда үсәр өчен яңа мөмкинлекләр эзләвен күрсәтә дип билгеләде.

– Сорауларның шактые социаль эшмәкәрлекне үстерүгә кагылышлы булуы кешеләрнең һәм җәмгыятьнең социаль проблемаларын хәл итеп, керем кертү мөмкинлеге яңа төр бизнеска ихтыяҗ барлыгы турында сөйли, – диде Фәрит Габделганиев.

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү