Федераль Сабантуйга 40 меңнән артык кунак көтәләр

Быел федераль Сабан туе Ульяновск өлкәсендә узачак.

Анда Россиянең төрле почмакларыннан 40 меңнән артыграк кунакның килүе көтелә.  Төп бәйрәм чаралары 17–18 июнь көннәрендә Ульяновск шәһәре ипподромында һәм Җиңү паркында узачак. Моннан тыш төбәкнең барлык муниципалитетларында Сабан туе мәйданчыклары оештырылачак. 17 июньдә ипподромда ат спорты ярышлары уза, Татарстанның халык һөнәрчелеге осталары күргәзмәсе эшләячәк. Кичен Татарстан һәм Ульяновск  өлкәсе артистлары катнашында бәйрәм концерты башлана. Сабантуй исә 18 июньдә узачак.

 


Фикер өстәү