Фәрит Мөхәммәтшин Чирмешәндә авыл эшмәкәрлеге буенча киңәшмә уздырды

Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү һәм авылда эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәләренең дүртенчесе Чирмешәндә узды. Биредә Кама аръягы зонасына керүче 10 район вәкилләре җыелды.

Моңа кадәр шундый өч чара Буа, Кукмара һәм Мөслим районында үткәрелгән иде. Семинар-киңәшмәләрнең йомгаклары буенча беркетмә төзелеп, анда фермерлар күтәргән барлык мәсьәләләр чагылыш табачак. Аларны дәүләт ярдәме программалары аша этаплап хәл итү өчен кирәк бу. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, узган семинарлар йомгаклары буенча беркетмәдә күрсәтелгән барлык бурычлар тулаем үтәлгән.
Парламент башыгы әйтүенчә, республикада авыл җирлегендә кече хуҗалыкларны үстерүгә аерым игътибар бирелә. Һәр ел саен республика бюджетыннан әлеге максатка грантлар һәм субсидияләр рәвешендә 2 миллиард сумнан артыграк акча тотыла. 2016 елдан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында республика законы гамәлдә. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, быел да ярдәм чаралары сакланып калган. Шул ук вакытта федераль бюджеттан финанслау элеккеге күләмдә калса, республика бюджетыннан 8 процентка артачак.
«Республикада авыл җирлегендә үз бизнесын үстерергә, үз эшен башлап җибәрергә яки фермер хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны ныгытырга теләүчеләргә зур финанс ярдәме күрсәтелә. Район хакимиятләре авыл җирлекләре башлыкларының бурычы – мондый актив кешеләрне табып, аларга авылны үстерү буенча дәүләт программалары турында сөйләү, документлар рәсмиләштерүдә, проектларны яклауда ярдәм итү. Мөмкинлекләр гаять зур, алардан тулысынча файдаланырга гына кирәк. Субсидияләр һәм грантлар иң отышлы шартларда бирелә, боларның барысы да авылда яшәүчеләр хакына эшләнелә», – дип йомгак ясады Фәрит Мөхәммәтшин.


Фикер өстәү