Фатир: алыргамы, сабыр итәргәме?

Алыргамы, сабыр итәргәме? Үз куышын булдырырга хыялланган күпләр бүген шулай дип баш вата. Ник дигәндә, май башыннан Россиядә ташламалы ипотеканың процент ставкасы төште. Икенчел базардагы фатирлар да арзаная башлады. Өстәвенә кичә Үзәк банк чираттан тыш утырышта төп ставканы 11 процентка калдырды. Ипотека процентлары тагын да төшәр дип өметләнергә кирәкме? Бүген фатир алу өчен кулай вакытмы? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Айлык түләве куркыта

Моннан ике ай элек белгечләр тарафыннан яңгыраган фаразлар акрынлап чынга аша башлады. Хәтерләсәгез, 1 март көнне Россия Үзәк банкы төп ставканы 20 процентка кадәр арттырып куйды. Бу соңгы еллардагы рекордлы күрсәткеч дип бәяләнде. Аңа кадәр төп ставка 9,5 процент тәшкил итә иде. Үзәк банк мондый адым икътисади чикләүләр аркасында бәяләрнең тотрыклылыгын тәэмин итү, халыкта булган акчаның кыйммәтен саклау өчен кирәк дип аңлатты. Үзәк банкның көтелмәгән хәбәреннән соң банклар барлык төр кредит һәм кертемнәргә ставканы арттырды. Күпләрнең төп ярдәмчесенә әверелеп барган ипотека ставкалары 15–20 процентка ук җитте.

Шок хәлендә калдырган ул көннәрдә белгечләр, бу – вакытлы күренеш, бик тиздән ставкалар төшәчәк әле, дип тынычландырды. Шулай булды да. 10 апрель көнне Үзәк банк төп ставканы – 17 процентка, 29 апрельдә 14 процентка кадәр төшерде. 10 июнь көнне бу мәсьәлә кабат каралырга тиеш иде. Әмма белгечләр бу көнне көтеп тормады. Кичә Үзәк банкның чираттагы утырышы барышында төп ставка 11 процентка калдырылды.

Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов ел азагына кадәр төп ставка 10 процентка калыр дип фаразлый. «Төп ставка ул – еллык процент. Илдәге теләсә кайсы банк Үзәк банктан шул процент белән кредит ала ала. Төп ставка түбәнрәк булган саен, без – физик затлар алган кредит ставкалары да кечерәк була. Төп ставканың түбән булуы юридик затлар өчен аеруча мөһим. Ник дигәндә, безнең икътисад, нигездә, кредит акчасына яши. Товар җитештерүче оешмалар өчен кредит ставкалары түбән булган саен, кибеттәге азык-төлек бәяләре дә арзанрак булачак», – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Фәнис Хөсәенов фикеренчә, төп ставкага бәйле рәвештә алга таба процент ставкалары да төшәчәк. Әмма бу базарны әллә ни җанландырмаячак, дип саный ул. Ник дигәндә, соңгы арада халыкның керемнәре шактый кимеде. «Хәтта төзүчеләр тарафыннан ясалган ташламалар да сатылган фатирлар санын арттырырга ярдәм итә алмый. Бүген фатир алучылар аның бәясеннән бигрәк, айлык түләүнең күпме булачагына игътибар итә. Хәзерге процент ставкалары белән бик зур сумма килеп чыга бит. Андый айлык түләүне каплап бару күп кенә гаиләләрнең көченнән килми. Кулында торак алырлык акчасы булган кеше дә фатир алырга ашыкмый. Ник дигәндә, фатир бәяләре төшә башлады. Әлегә икенчел торак базарындагы фатирлар гына очсызлана. Якын киләчәктә, беренчел торак базарында да бәяләр төшәр дип көтәбез», – ди белгеч.

Балкон – бүләккә

Татарстанның риелторлар гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев, торак базары ипотека ставкалары элеккеге кебек үк 7–9 процентка кадәр төшкән очракта гына җанланачак, дигән фикердә.

– Яңа төзелгән йортлардагы фатир бәяләре үзгәрешсез калды. Соңгы арада күп кенә төзүчеләр «һәр 20 нче метр – бүләккә», «балкон – бүләккә» ише акцияләр дә игълан итә башлады. Мисал өчен, 2 метрлы балконлы 50 квадрат метрлы фатир алсагыз, сез шуның 48 квадрат метры өчен генә түлисез булып чыга. Сорау кимегәндә, халыкны шул рәвешле җәлеп итәргә тырышулар – гадәти хәл. Торак базары ипотека ставкалары элеккеге кебек үк 7–9 процентка кадәр төшкән очракта гына җанланачак, – ди ул.

Росреестр идарәсе мәгълүматларына караганда, апрель аенда Татарстанда яңа төзелгән йортлардагы фатирларга сорау 30 процентка арткан. Әмма белгечләр бу саннарга сөенергә иртәрәк, дип саный. Ник дигәндә, бу күрсәткеч ташламалы ипотеканы түбән процентлы чагында эләктереп калырга өлгерүчеләр хисабына арткан. Әле март аенда гына 7 процент тәшкил иткән ташламалы ипотека апрель аенда инде 12 процентка җитте.

Бу, үз чиратында, фатирларга булган сорауны да киметте. Саннар теленә күчсәк, апрель аенда Татарстанда 3,4 миллиард сумлык фатир сатылган. Бу, март ае белән чагыштырганда, 2,4 тапкыр күбрәк. Мартта республикада 8,2 миллиард сумлы фатир сатылган булган. Апрель аенда Татарстанда ипотека алучылар саны да, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 70 процентка кимрәк булган. Ил күләмендә дә саннар шул чама. Шушы вазгыятькә бәйле рәвештә Россия Хөкүмәте ташламалы ипотека ставкасын 12 проценттан 9 процентка кадәр төшерү турында карар кабул итте.

Иң кулай чак

Тәҗрибәле риелтор Эльвира Рәхимуллина сүзләренә караганда, бу яңалык, бер яктан, халыкның мондый кредитка дәгъва итә алу ихтималын арттырган. «Шул ук вакытта ташламалы ипотека ставкасы төшү аркасында күпләр көтү режимына күчте. Якын арада аның проценты тагын да төшмәсме дип сабыр итә алар. Бу исә, үз чиратында, торак базарында сорауның кимүенә китерде», – ди белгеч.

Соңгы арада икенчел базардагы торак бәяләренең төшүен дә аларга булган сорауның кимүе белән аңлата ул. «Халыкның матди хәле дә авырайды. Бүген икенчел базарда кредит ставкалары бик югары. Иң түбән дигәне дә 13,9 процент тәшкил итә. Шуңа күрә милекчеләргә, фатир сатканда, бәяләрне шактый төшерергә туры килә. Юкса фатир бик озак сатылачак. Әмма аларның барысы да фатир бәясен төшерергә әзер түгел. Тагын бер айдан фатирының тагын да арзанаячагын аңлаган кеше, ничарадан бичара, моны эшләде инде. Кемдер сатуга куйган фатирының бәясен – 5 процентка, кемдер 10 процентка төшерде», – ди Эльвира Рәхимуллина.

Яңа фатирлар базарындагы вазгыять исә башкачарак. Биредә торак бәяләре үзгәрешсез калган. Белгеч моның берничә сәбәбен атый. Беренчедән, яңа төзелгән йорттан фатир алучыларга дәүләт тарафыннан субсидияләнгән кредитлар бирелә. Өстәвенә аларга еш кына төзүчеләр үзләре дә ташлама ясый. Аның күләме бөтен түләү чорына 0,1 проценттан башлана. Соңгы арада төзелеш материаллары да бик нык кыйммәтләнде. Бу шулай ук яңа йорттагы фатирларга арзанаерга ирек бирми.

«Шулай да бүген яңа төзелгән йортлардагы фатирларга сорау зуррак. Монда һаман да шул дәүләт тарафыннан субсидияләнгән кредит алып булу мөмкинлеге, төзүчеләрнең дә ташлама ясавы зур йогынты ясый. Икенчел базардагы фатирларга сорау исә якынча 80 процентка кимеде. Ник дигәндә, тотылган фатир алучыларның нәкъ менә шулкадәр өлеше үз куышын ипотека хисабына булдыра иде», – ди Эльвира Рәхимуллина.

Риелтор сүзләренә караганда, бүген үз куышын булдырырга җыенган кешеләр күбрәк бер бүлмәле фатирга өстенлек бирә. Соңгы арада шәһәр читендә йорт алырга теләүчеләр саны да арта башлаган. Бердән, йорт фатирга караганда арзангарак төшә. Өстәвенә йорт алган кеше дә ташламалы ипотека кредитларыннан файдалана ала. Аерым алганда, йорт сатып алучы «Гаилә ипотекасы» программасы нигезендә – ким дигәндә 5,9 процент ставка, дәүләт субсидияләве нигезендә 8,7 процент белән кредит рәсмиләштерә ала.

«Фатирның квадрат метр бәясе аңа сорауның ни дәрәҗәдә зур булуына, кайда урнашуына, йортның кайчан төзелгәнлегенә, аның нинди класслы булуына да бәйле. Шәһәр янындагы берничә ел элек төзелгән йортларда, әйтик, фатирларның бер квадрат метр бәясе 80–90 мең сум тирәсендә тирбәлә. Казан эчендә урнашкан фатирларның бер квадрат метры бүген 160 мең – 200 мең сум тора. Башкаладагы иң кыйммәтле фатирлар Вахитов һәм Яңа Савин районнарында урнашкан. Иң арзаннары – «Осиново», «Радужный» торак комплексларында», – ди белгеч. Шул рәвешле бүген Казан читендәге 50 квадрат метрлы бер бүлмәле фатир алыйм дисәң дә, кесәңдә ким дигәндә 4 миллион сум (!) акчаң булырга тиеш дигән сүз бу. Шәһәр эчендә шундый ук фатир 8 миллион сумга төшәчәк.

«Торак базарындагы бүгенге вазгыятьнең кайчанга кадәр дәвам итәчәген беркем дә төгәл әйтә алмый. Әмма шунысы хак: Казан – инвестицияләр ягыннан алдынгы шәһәр. Шуңа күрә биредә торак бәяләре һәрчак югары булачак», – дип саный Эльвира Рәхимуллина.

 

Фатир сатып алырга җыенучыларга Эльвира Рәхимуллинадан берничә киңәш

  1. Фатир сатып алганда бу юнәлештә эшләгән белгечкә мөрәҗәгать итү хәерле. Риелтор сезгә беренчел базардан яхшы процент ставкалы кредит рәсмиләштерергә, икенчел базардан фатирны зур ташлама белән сатып алырга ярдәм итә алачак.
  2. Бүген икенчел базардан торак сатып алганда алдану куркынычы да артты. Ник дигәндә, милекче банкротлыкка чыккан яки банкрот хәлендә булырга мөмкин. Шуңа күрә фатир сатып алганда документларны юридик яктан яхшылап тикшерергә кирәк, килешүне дөрес итеп тутырырга кирәк. Шуңа күрә монда белгечтән башка булмый.
  3. Хәзер фатир алып калу өчен кулай вакыт. Кулыгызда тере акча булса, икенчел базардагы торакны карарга киңәш итәр идем. Фатир хакының бик аз өлешенә генә кредит алган очракта да шушы төркемгә кергән фатирларга өстенлек бирү хәерлерәк. Ник дигәндә, бүген икенчел торак базарында бәяләр түбән тәгәргәндә бик отышлы гына бәядән фатир алып калырга була. Кулдан фатир алганда бәяне тагын бераз төшертеп тә була. Яңа төзелгән йортлардагы фатирларны да бик отышлы процент ставкалы кредит нигезендә алырга була. Әйтик, бүген хәтта өч бүлмәле фатирны да айлык түләве 16900 сумнан да артмаслык кредит шартларында эләктереп калырга мөмкин.

 

Татарстанда төзелгән өлешләп түләү килешүләре

2021 2022
Март 1316 2936
Апрель 1932 2521

 

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 


Фикер өстәү