Чулпан Закирова: «Бию – зур хезмәт, зур иҗат ул»

Татар халкы өчен бию нәрсә? Хәрәкәтләрдә милләтеңнең үткәнен, шатлыгын, фаҗигасен сурәтләп буламы? Мәрҗәнгә тиң биюләр ничек туа? 25 еллык тарихы булган «Казан» бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова белән әнә шул хакта сөйләштек.

– «Казан» бию ансамбле оешуга 25 ел. Бу елларга, ансамбльнең иҗат дәверенә бүген нинди бәя бирәсез?

– Ансамбль 25 ел дәвамында гел үсештә, хәрәкәттә булды. Минем өчен иң мөһиме шул. Ниндидер эшкә алынганда, мине һәрвакыт бер сорау борчый: дөрес юнәлештә, дөрес юл белән бараммы? Инде хәзер, 25 ел узгач, артка борылып карыйм да, ансамбль дәрәҗәле чараларга чакырыла, югары бәяләнә икән, димәк, ялгышмаганмын. Димәк, без сәнгатькә дөрес мөрәҗәгать иткәнбез, дөрес юнәлешне сайлап алганбыз.

– Чирек гасыр дәвамында бер миссиягә хезмәт итү, дәрәҗәне төшермичә, һәрвакыт яңалыклар белән шаккатыру – зур җаваплылык. 

– Моның өчен бертуктаусыз эзләнүдә булырга кирәк. Торгынлык – җәмгыять үсешенең иң явыз дошманы ул. Бүген без тамашачыга бер программа тәкъдим итсәк, мин башымда тагын өч-дүрт яңа проект йөртәм.

Идея-фикерләр башыңа үзеннән-үзе килеп керми, билгеле. Нинди дә булса этәргеч кирәк. Ә мине бик кечкенә бер нәрсә дә илһамландыра ала. Ниндидер картина күрдемме, китап атамасына күзем төштеме, берәр матур төс чалынып киттеме – табигатьтәге, тормыштагы санап бетергесез детальләр… Дөньядан артта калмау, иҗаттагы яңалыклардан һәрдаим хәбәрдар булу – шулай ук мөһим. Мин даими рәвештә Мәскәү, Cанкт-Петербург кебек зур шәһәрләргә барып, спектакльләр карыйм, эзләнәм.

Безнең биюләрнең дә, костюмнарның да кабатланмас булуы – көчле команданың тырышлыгы нәтиҗәсе. Һәр биюне өчәр, дүртәр, кайчак бишәр кеше бергә әзерли. Юнәлешне билгеләүче мин булсам да, һәр биюне без күмәкләшеп, киңәшләшеп куябыз. Безнең командада искиткеч көчле, талантлы балетмейстерлар – Илдар Хәмидуллин һәм Фәнис Исмәгыйлов эшли. Күп кенә биюләребезне шушы ике кеше иҗат итеп, сәхнәгә чыгарды.

– Сез тарихка еш мөрәҗәгать итәсез. Бу шулай ук эзләнүне, фактик яктан төгәллекне таләп итә. Хәрәкәтләр генә түгел, костюмнар, биюләрнең атамалары яхшылап уйланылган булырга тиеш…

– Тарихка мөрәҗәгать иткәндә, төрле чыганакларны барлыйм. Әдәби, публицистик язмалар белән танышам, бу өлкәдә хезмәт куючы белгечләр белән сөйләшәм, төрле кешеләр, төрле фикерләр тыңлыйм. Әлбәттә, бу – бик зур эзләнү. Биюне, музыка куйдың да, хәрәкәтләнә башладың, дигәнрәк формада күз алдына китерүчеләр, зинһар, болай уйлап ялгышмасын иде. Бию – аналитикага корылган зур эш, иҗат ул. Аңа төрле яклап килергә, идеядән алып,  вак кына детальләренә кадәр уйларга кирәк. Шуңа күрә көн дә яңа бию куелмый. Шәп, кызыклы биюләр энҗе-мәрҗәнгә тиң. Үлмәс, мәңгелек җырлар тарихта берничә генә бит. Алар телдән-телгә, буыннан-буынга күчә, онытылмый. Яхшы биюләр дә шулай меңгә бер була.

– Фольклор композицияләр еш кына тәнкыйтькә дучар була. Программа гына түгел, костюмнар да тәнкыйтьләнә. Сезгә бу күренеш белән очрашырга туры киләме?

– Әлбәттә. Тик тормасаң, нидер эшләсәң һәм синең ул эшең башкалардан аерылып торса, беренчеләрдән булып тәнкыйть «килеп төшә». Фикерләр җирдәге кешеләрнең санына тигез, диләр бит. Кемдер безнең сәнгатьне ярата, кемдер биюләрне бөтенләй аңламый һәм яратмый. Кайберәүләр яңалыкларны кабул итми. Ә мин һәрвакыт үсү-үзгәрү ягында. Дөньябыз үзгәрә бит. Бүген халыкның фикерләве, технологияләр, яшәү рәвеше башка. Спортчылар яңадан-яңа рекордлар куя. Шулай булгач, без дә үзгәрергә тиеш. Бүгенге биюләр белән моннан, әйтик, йөз ел элеккеге биюләрне чагыштырсаң, исең-акылың китәрлек. Хәрәкәтләр катлаулана, биючеләрнең яңа мөмкинлекләре ачыла.

Мин тәнкыйтькә шатланам гына. Дәрт, көч өстәгәндәй итә ул. Кызурак кеше булгач, сүгеп ташлыйлар икән, бик тиз кабынып китәм. Һәм казына, уйлана башлыйм. Билгеле, бу һәр кешенең фикерен кабул итәм дигән сүз түгел. Моннан бары тик билгеле бер нәтиҗә чыгарып, тагын да яхшырак эшләргә генә кирәк.

«Сине тәнкыйтьлиләр икән, димәк, синең хезмәтең башкаларның хисләрен уяткан, күңел кылларын тибрәткән. Моңа сөенергә кирәк. Тәнкыйть – битарафлыкка караганда күпкә яхшырак нәрсә ул».

 

– Ансамбльдә егетләр дә бар. Хатын-кыз буларак, алар белән җитәкчелек итү авырмы?

– Әлбәттә, авыр. Табигате буенча, ир-ат, хатын-кыз белән чагыштырганда, көйсезрәк була. Хатын-кызга бер әйтү җитә – тора да чаба. Ә ирләрнең көен көйләргә, сыйпап торырга кирәк. Билгеле, һәрвакыт аларның җаенда торып булмый, аңа вакыт та җитми. Әйткәләшкән чаклар да була. Ләкин безнең коллективта 20дән артык ир-ат бар икән, димәк, мондагы рухи мохит инде җайланган. Гел бергә булгач, мөнәсәбәтләребез якын туганнарныкына охшап бетте.

– Сез – сәхнәгә егетләрнең гаярьлеген күтәргән кеше. Моңарчы алар сәхнәгә корал тотып чыкмый иде кебек.  

– Моңа мине атаклы драматургыбыз Туфан абый Миңнуллин рухландырды. Ниндидер бер спектакль премьерасыннан соң очрашкач, ул: «Биюләрегезне карап барам, матур гына эшлисез. Зинһар, чын ир-егетләр биюе уйлап тап әле син. Алайса безнең егетләрне кырда йөрүче көтүче яки чабатачы кебек кенә күрсәтәләр. Ә бит безнең Болгар дәүләтендә нинди көчле гаскәребез булган! Безнең ирләребезнең көчен сәхнәдән  дәрәҗәле, чын һәм матур итеп күрсәт әле», – диде. Шуннан соң уйлана башладым. Шушы уйлар хәрби биюгә әйләнде һәм сәхнәгә менде. Махсус әлеге бию өчен Казан авиация заводына барып, кылычлар һәм калканнар ясаттык. Әйтәм бит, идея һәм максаты гына булсын. Башланган эш – беткән эш, ди бит безнең халык.

– «Казан» ансамбленең күпләр кызыгырлык үзәге бар. Ләкин ул мәдәни үзәктән читтәрәк. Бу мәсьәләне ничегрәк җайлыйсыз? Тамашачыны нинди ысуллар белән җәлеп итәсез?

– Шушы еллардагы иҗат дәверендә «Казан» бию ансамбленең үз тамашачысы тупланды дип әйтә алам. Алар безне белә, ярата һәм яңа программаларыбызны көтеп ала. Шуңа күрә тамашачыбызны яңа үзәккә китерү артык авыр булмады. Билгеле, яңа җиргә беренче көннән үк кеше килеп тулмый. Моның өчен эшләргә, тамашачы өчен кызык булырдай тамашалар тәкъдим итәргә, тамашачыны өйрәтергә кирәк. Без бу җәһәттән шактый актив эшлибез. «Казан» ансамбле шәһәр филармониясе составында эшләгәч, җырчылар һәм оркестрлар белән күмәк музыкаль спектакльләр куя башладык. Бу өлкәдә тиешле дәрәҗәдә эшләсәң, авырлыклар булыр дип уйламыйм.

– Сез – үзләрен сәнгатькә багышлаган гаилә вәкиле. Моның киләчәгегезгә йогынтысы булмый калмагандыр.

– Әйе, бу турыда белмәүчеләр юктыр инде: әтием дә, әнием дә – татар халкы өчен зур хезмәт куйган кешеләр. Һәм минем иң зур киңәшчеләрем. Нинди генә проектка алынсам да, иң беренче булып аларга сөйлим, алар белән киңәшләшәм. Инде хәзер үзем дә шактый тәҗрибә тупладым, командам да бар. Ләкин барыбер алар белән сөйләшмичә эшкә тотынмыйм. Әнинең театраль яктан, әтинең оештыру өлкәсендәге тирән, күп яклы белемнәре – миңа терәк-таяныч. Шуңа күрә әти белән әнием – минем өчен беренче урында.

– Сезнең өчен бию – нәрсә ул?

– Кеше күңеленә хуш килгән эшне гомере буе да тапмаска мөмкин. Үзеңне тулысынча ача торган өлкәне тапкансыз икән – бу үзе зур бәхет. Мин үземне хәтерли башлаганнан бирле сәхнәдә. Мөгаен, минем өчен башка тормыш әзерләнмәгән булгандыр. «Син биючеме, артистмы?» – дип сораганда, мин үземне бии торган артист һәм уйный торган биюче дип атыйм. Театрда үскәч, драманы бик якын итәм. Ә бию – минем икенче яртым.

– Гадәттә, бию ансамбльләренең сәнгать җитәкчеләре читтән күзәтә, ә сез бүген дә сәхнәдә биисез. Ничек формада ничек тотасыз үзегезне?

– Берничек тә түгел. Табигатьтән бирелгән зур бүләктер инде бу.  Рәхәтләнеп төнлә утырып ашыйм, теләгәнемнән беркайчан да баш тартмыйм, үземне чикләмим, диеталар тотмыйм. Ә инде хәрәкәтләнүгә килгәндә, яшәү рәвешем шундый булгач, артык көч куясы да юк.

Блиц-сораштыру

– Яраткан хореографыгыз?

– Төгәл генә бер кешене атый алмыйм. Һәрберсенең кайсыдыр ягын үз итәм. Шулай да, Игорь Моисеев һәм аның ансамбленең иҗаты алдында баш иям, сокланам.

– Яраткан авторыгыз?

– Классиклардан – Эрих Мария Ремарк һәм Александр Куприн. Ә заманча авторлар арасыннан берсен генә аерып әйтә алмыйм.

– Мөмкинлек булса, тормышта нәрсәне үзгәртер идегез?

– Һава торышын. Казаннан китәсем килми, ләкин җылы һава торышы булган җирдә яшәр идем. Һәм, мөмкинлек булса, әти-әниемне мәңге яшәтер идем.

– Тормыш девизыгыз нинди?

– Кызыксын! Дөньябыз шулкадәр төрле, бөтенесен күреп, тотып карап бетерәсе килә.

– Иң зур хыялыгыз?

– Балаларымның тормышта үз урыннарын тапканын күрәсем килә. Күңелең кушкан, яраткан эшеңдә эшләү – кеше өчен иң мөһим нәрсәләрнең берсе. Рәхәтләнеп эшенә барса, йөгерә-йөгерә өенә кайтса, шул вакытта гына кеше дөньяга ачык була һәм яшәүдән тәм таба. Кызларымның шушы халәтен күрергә телим.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү