“Татар радиосы”н үстереп кайттык бит әле. Туган көннәрен җиде меңлек кеше чакырып билгеләп үттеләр. Араларында без дә булдык. Бал-майда йөзмәдек, анысы. Тамашачыга җыр-моң дәрьясын, бүләкләр вәгъдә иткәннәр иде, шулай булды да. 20 ел дәвамында халыкның яхшы кәефе сагында торган, татар җырын алга сөрүче радионы котларга дип җырчыларның да иң-иңнәре генә җыелган иде.
Концерт вакытында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов: “Без ашыгып кына чыктык, ашыгып кына җырлап, кереп китәбез. Ә сез әле трамвайлар туктаганчы утырырсыз монда”, – дип әйткән иде. Шулай булды да. Бәйрәм биш сәгатькә якын дәвам итте. Хәер, аннан соң да туктадымы икән әле ул? Шундый якын булган җырлы хитларны ишеткән йөрәк әле концерттан соң да шул көйләргә кушылып типкәндер.
Бәйрәм итәр алдыннан радиога кагылышы булган-булмаганнар белән бергә аның тарихын барлап алдык.
“Татар радиосы”ның тапшырулар продюссеры Назлыгөл Сөнгатова әйтүенчә, “Татар радиосы” иң эре милли радиостанцияләр арасында бишлеккә кергән беренче татар телле радио санала. “Географиябез киң безнең. Зур төбәкләрне дә колачлыйбыз. 20 ел эчендә “Татар радиосы” күп кенә кызыклы проектларны тормышка ашырды. Әйтик, “Казан – Кырым – Казан” йөреше, 524 м биеклектән радиобыз диджее кунак белән эфирга чыкты. Россиядә моңа кадәр мондый күренеш булганмы икән?! Гомумән, башкарган эшләребезнең исемлеге зур һәм алар алга таба да дәвам итәчәк”, – диде ул.
“Татар радиосы”ның алып баручыларын халык белә, таный, аларга төртеп, таныштырып торасы юк та кебек. Ә менә Татарстанның атказанган артисты Рифат Зариповның да диджейлар арасына чак кына эләкми калуын белгәнме икән тамашачы? Бу серне концерт алдыннан чиштеләр.
– 2006 елны Казан мәдәният һәм сәнгать институтында кастинг оештырдылар. Без Әбри Хәбриев белән катнаштык. 4-5 эфирга да чыктык. Җырларыма кадәр, башта сөйләмем таралды радиода. Әбри – оста, мин әле шомармаган. Кызганыч, радионы ташлап китәргә туры килде инде. Дөресрәге, уку бетте дә, авылга кайтып киттем мин. Печән вакыты, көтү чоры бит, – дип шаяру катыш сөйләде Рифат Зарипов. – Әмма хәзер инде радиода җырларым яңгырый, шөкер.
Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировка да шундый ук язмыш языласы булган бит. Тик сәхнәдәге микрофонын радиодагысына алмаштырмаган җырчы. “Кастингта катнашып йөрдем, Гөлназ Сәфәрова мине ошатты, әмма калганнар юк, шуңа алмадылар”, – дип шаяртты Данир.
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов менә 13 ел “Татар радиосы”ннан башка ничек яшәдем икән, ди. “Аңа кадәр безнең җырлар кайда яңгырады икән? Кемнәр аша барып җиткән? Ул вакытта әле социаль челтәрләр дә юк”, – дип фәлсәфәгә бирелде җырчы.
“Татар радиосы”ның иң яшь диджее Илүзә Касыймова әле радиода бер генә ел эшли. “Электән тыңлап үскән радио бу. Биредә эшләвемә чиксез шат мин. Команда – бер дигән, ут! Элек эшләгәннәре дә, хәзергеләре дә һәрдаим элемтәдә тора, дус. Радиога 25, 30, 100 еллыкларны да зурлап үткәрергә насыйп булсын”, – ди алып баручы кыз. Сүз уңаеннан, “Татар радиосы”ндагы Илүзә әйтеп киткән дустанә мөнәсәбәтне концерт азагында оештыручы команда сәхнәгә чыгып исбатлады: радионын гимнын күмәк башкардылар.
Салават абый “трамвай туктаганчы утырасыз” дип куркытып куйса да, халык армады булса кирәк. Димәк, концерт энергия өсти алган. Моннан тыш, бүләкле булып та кайтып китте әле кайсылары. Алар чынлап та саллы иде (“Айфон”, күзләргә операция ясату өчен сертификат, мәсәлән). “Татар радиосы”ның иганәчеләре тамашачыларны чынлап та куандырырга тырышкан күрәсең.
Әлбәттә, төп бүләк – яңгыраган, җанга якын җырлар булган. Концертның тамашачысы Ләйсән Харисова шулай ди. “Татар радиосын” күбрәк иртәнге-кичке сәгатьләрдә тыңлый икән. “Татар телен шомарту, мохитне югалтмас өчен татар телле радионы кушып куярга тырышам. Авылда да тыңлыйбыз”, – ди ул. Бәйрәм концертында Элвин Грей чыгышына сокланган әңгәмәдәшебез. “Энергиясе белән бөтен залны җырлата, күтәрә алды. Гомумән, күп кенә җырчылар үзләренең энергетикасы белән сокландырды бу кичне”, – дип уртаклашты Ләйсән.
Туй үпкәсез булмагандай, концерт та шома гына бармады, билгеле. Талантлы артист кавеменең дә “Нишләп мин бер генә җыр җырлыйм? Нишләп мин программада юк?” дигән сүзләре дә булмаган түгел.
Хәер, хаталарны халык гафу итәр әле. Татар моңы, җыры, яхшы кәеф хакына. Ә “Татар радиосы” әнә шулар сагында.
Кызыклы фактлар:
“Татар радиосы” эфирына беренче чыгыш ясаучы диджей Булат Бәйрәмов була. Ә эфирда яңгыраган тәүге җыр – Айдар Галимовныкы.
Меңләп җырчының унбиш меңләп җыры – бу “Татар радиосы”ның хәзерге көндәге музыкаль мирасы.
“Татар радиосы”ның туган көн концертында 47 музыкаль композиция яңгырады. 15 башкаручы һәм ике гаилә дуэты чыгыш ясады.
Чулпан Гарифуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat