«Безнең яшьләр!» – дисеннәр

Эштә – батырлар, бәйрәмдә – матурлар. «Безнең заман» эшләүче яшьләрнең иҗат фестивале егет-кызлары әнә шундый. 27–29 майда уза торган слетка да эшсөяр яшь буынның «иң-иң»нәре җыелды. Бу – республиканың әйдәп баручы оешма-предприятиеләрендә эшләүче тырыш хезмәткәрләр генә түгел, иҗатны да тормыш рәвеше итеп сайлап, шуның белән бергә кайнап яшәүчеләр.

Сер итеп әйтик: фестиваль кысасында яшьлекнең вакыты озайтыла. Ягъни барыбыз да күнеккән 18–35 яшь кенә түгел, 45 тирәсендә булганнарны да «яшьләр» диләр биредә.

«Безнең заман» быел юбилеен билгеләп үтә. Аның үткәрелә башлавына 10 ел тулачак. Шушы көннәрдә 10 ел эчендә фестиваль кысасында тәҗрибә туплап, җиңүче дип танылган, Гран-при откан командалар «Волга» үзәгендә ачылган иҗат слетына җыелды. Яшьләр бер-берләре белән тәҗрибә уртаклашачак, мәдәни программада катнашачак. Моннан тыш республиканың танылган сәнгать һәм мәдәният әһелләре аларга осталык дәресләре бирәчәк.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәре Алинә Гарифуллина «Безнең заман» хәрәкәтенә әле яңа гына кушылган. «Беренче мәртәбә катнашуым. Безне сайлап алдылар, әлбәттә, каушата. Беренче мәртәбә катнашсак та, үзебезне бары тик яхшы яктан күрсәтергә ниятлибез», – дип уртаклашты ул.

Евгения Насыйбуллина – «Безнең заман»да өченче тапкыр Гран-при откан «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесе командасы капитаны. Слетка «өлкән иптәш» буларак килгәннәр, тәҗрибә уртаклашачаклар. «Без белгәннәрне башкаларга бирергә телибез. Шулай ук үзебез дә яраткан остазларыбыздан күп нәрсәгә өйрәнергә дип килдек. Фестиваль ул – иң элек бер-береңә терәк-таяныч, дус булу», – диде Евгения.

Үткән елгыларыннан ким булмас. Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов сүзләренчә, быел да чарада катнашырга теләүчеләр күп булырга охшап тора. «Быел фестивальнең юбилее. 1200–1400 катнашучы булыр дип көтелә. Бу –  республиканың 300ләп предприятиесеннән килгән эшләүче яшьләр дигән сүз. Фестиваль гел үсештә һәм бу куандыра да», – диде ул.

Дмитрий Туманов фикеренчә, хәзерге чорда илнең мәдәни коды, бәхете өчен көрәш бара. «Иң элек рухи кыйммәтләргә, иң кадерле төшенчәләргә каршы сугыш ачылды. Безнең өчен «Ватан», «гаилә», «дуслык» кебек төшенчәләр, традицион кыйммәтләр кадерле. Әхлаксызлык үтеп кермәсен», – диде ул һәм бу фестивальдә катнашучы егет-кызларның да шул сыйфатларга ия булуларына ышануын әйтте.

Шунысын да әйтергә кирәк: «Безнең заман» фестивале – Россия ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән үткәрелә.


Фикер өстәү