Түбән Кама – Татарстанның химиклар башкаласы. Шуңа да соңгы ун елда Химиклар көне биредә уздырыла. Бәйрәмнең «Нефтехим Арена» боз сараенда үткән тантаналы өлешендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, СИБУР компаниясе генераль директоры Михаил Карисалов, башка рәсми затлар һәм җөмһүриятебезнең нефть, газ, химия тармагы предприятиеләрендә эшләүчеләр катнашты.
Быелгы бәйрәмнең үзенчәлеге шунда: ул беренче тапкыр СИБУР форматында оештырылды. Исеме дә шуңа аваздаш: «СИБУР. История в лицах». Бу гадәти генә тамаша түгел, ә боз өстендәге шоу иде. Башкаручылары да гади түгел – олимпиада чемпионнары. Ә Химиклар көне «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыятенең юбилее – беренче продукция алынуга 55 ел тулуга багышланды.
– Ике «бишле». Ул мәктәп укучысы өчен иншаны тирән эчтәлекле һәм хатасыз язуны аңлатыр иде, ә безнең очракта беренче «5ле» – фидакарь хезмәт һәм югары сыйфат өчен булса, икенчесе – хезмәт коллективына бирелгән бәя, – диде «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыяте генераль директоры Айрат Сафин.
Кеше холкы белән шундый: бәйрәмгә килүчеләр арасыннан таныш йөз эзли. Бүген хезмәт урыным башка оешмада булса да, утыз елга якын хезмәт куйган коллектив сагындыра. Шуңа да тамашачы арасында танышларны күрү үзе бер вакыйгага тиң. Сөйләшер сүзләр күп.
Елдагыча, тантанага компания ветераннарын да чакыралар. Өлкән буын заман шартларына яраклашып яши бүген: һәрберсенең кулында шәп телефон, бер-берсен фотога төшерәләр. Ә әңгәмәләре – яшьлекләре белән үрелеп барган хезмәт еллары хакында. «Хәтерлисеңме, – дип башланып киткән сүз, бөтерелә-бөтерелә: – …иде бит», – белән тәмамлана.
Каршыма кул болгап килүчегә җавап итеп, мин дә кул изим. Якташым, Арча районының Яңа Кенәр авылы егете Рузил Мингалиев икән. Бер уңайдан әйтеп китим: Рузил җитәкләгән коллектив компаниянең икенче сәнәгать зонасындагы заводларның технологик җиһазлары төзеклеге, тотрыклы эше өчен җаваплы.
Бу көнне бүләкләнүчеләр арасында КАМА TYRES «Түбән Кама шин» җәмгыяте вулканлаштыручысы Анатолий Матросов та бар. Ул да хезмәт биографиясен бер коллектив белән бәйләгән. «Әле кичә генә завод территориясенә беренче тапкыр аяк атлап кергән идем кебек, баксаң, кырык ел узган да киткән! Без җитештергән шиннарның Җир шары юлларын иңләве горурлык түгелме?!» – ди ул. Үзен гади эшче дип атаса да, цехның хезмәт күрсәткечләрен күтәрүдә аның да өлеше бар. Әйтик, хезмәтне саклау, җитештерү чыгымнарын, югалтуларны киметү юнәлешендәге тәкъдимнәре уңышлы кулланыла. Бу көнне ул һәм йөк шиннары заводында эшләүче коллегасы Евгений Мельников «Республиканың атказанган химигы» исеменә лаек булды.
Химиклар көне иртәнге якта «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыятенең беренче генераль директоры Н.В. Лемаев һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре кую белән башланып, Нефтехимиклар паркында оештырылган күңел ачу чаралары, шул исәптән Олег Газманов чыгышы белән дәвам итте, ә соңгы ноктасы шәһәр күген төрле төсләр белән яктырткан бәйрәм салюты булды.
Нурисә ГАБДУЛЛИНА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat