Тандыр сайлау СЕРЛӘРЕ: анда туңдырмадан кала бөтен ризыкны да әзерләргә мөмкин

Ул гап-гади ризык әзерләүгә дә бәйрәм төсмере өсти, якыннарны үз тирәсенә җыя. Анда пешергән ризыклар телеңне йотарлык була. Сүзебез үзенчәлекле мич – тандыр турында. Аны сайлау һәм куллану буенча тандыр сату белән шөгыльләнә торган кибет җитәкчесе Фәнил Гайфетдиновтан сораштык.

— Бүген тандыр киң кулланыла. Аның ниндиләре була? Еш кунак җыярга яратучылар өчен кайсын сайларга киңәш итәр идегез?

— Тандырның кечкенәсе, уртачасы  һәм зуры була.

Кечкенә тандыр. Ул мангал урынына үзең белән табигатькә алырга уңайлы. Аның авырлыгы 55 килограммга кадәр һәм ул якынча алты кеше өчен исәпләнгән. Тик әлеге тандырның кимчелекләре шунда: анда күп ризык әзерләп булмый һәм аксессуарлары аз булганлыктан, күп төрле ризык әзерләү дә мөмкин түгел.

Уртача зурлыктагы тандыр. Әлеге тандырда кечкенәсе белән чагыштырганда зуррак күләмле ризыклар әзерләргә мөмкин. Анда шампурда шашлык һәм яшелчәләр, рәшәткәсендә балык һәм ит калҗалары, тавык түшкәләре пешерергә була. Мондый тандырның авырлыгы 50–80 кг чамасы. Уртача зурлыктагы мич 6–10 кешелек ризык әзерләү өчен уңайлы. Ул җылыны кечкенә тандырга караганда озаграк, зурына караганда азрак саклый.

Зур тандыр. Монысында уртача зурлыктагы тандырда пешереп булган ризыклардан тыш тагын да зуррак күләмле булган бөтен каз һәм үрдәк түшкәләрен, зур кисәкле бәрән һәм сыер итен, күмәч, самса һәм чуенда теләсә нинди ризык пешереп була. Әлеге тандыр 10 кешедән артык кунак җыйганда уңайлы. Авырлыгы 80–200 кг чамасы.

«ВТ» язылучылары арасында тандыр белән әфган казаны уйната

— Тандырда пешергәндә нинди агач ягу яхшырак?

— Иң яхшысы – каен. Аның бәясе дә кулайрак һәм җылыту үзлеге дә яхшы. Наратның яну температурасы – 600, ә каенныкы 800 градус. Каен агачы тизрәк яна һәм тандырны да тизрәк җылыта. Тагын да югарырак температура бирүче ул – имән.  Аның яну температурасы 900гә җитә, әмма ул кыйммәтрәк йөри. Монда аерма әллә ни күп түгел, шунлыктан каен утыны яксагыз оттырмассыз.

— Тандырда шашлыктан башка бик күп ризыклар әзерләп була икән…

— Тандырда туңдырмадан башка барлык ризыкны да әзерләргә мөмкин. Балык, ит, яшелчә, җиләк-җимеш, гөмбә, пицца, камыр ризыклары, бөтен каз, үрдәк һәм бәрән боты пешерергә була. Балык, иттән стейклар, яшелчәләр һәм гөмбә ише шампур белән пешереп булмый торган ризыкларны рәшәткәдә пешерергә мөмкин. Алар берничә ярустан тора торган җайланмаларга урнаштырыла.

— Тандырда пешергәндә әзер күмер кулланырга һәм яндырып җибәрү өчен махсус сыекчалар сиптерергә ярыймы?

— Күмер азык пешерү өчен кирәкле җылыны бирмәячәк, шунлыктан утын ягу яхшырак. Ә махсус сыеклыкларны кулланмавың хәерле, чөнки ул тандырның стеналарына һәм төбенә сеңергә мөмкин.

— Тандырга казан куеп кулланырга мөмкинме?

— Әлбәттә, аны казан кую өчен дә кулланып, рәхәтләнеп пылау яки аш пешерергә дә була.

— Күпкатлы торак йортларның ачык террасаларында тандыр кулланырга рөхсәт ителәме?

— Юк, янгын куркынычсызлыгы максатыннан бу катгый тыела.

Исеңдә тот!

* Тандырны артык суыну һәм җылынудан саклагыз.

* Ул артык дым яратмый. Яңгыр һәм кар явып торганда кулланмау киңәш ителә.

* Аны төшереп җибәрүдән, бәрелүдән саклагыз.

* Аена ким дигәндә бер тапкыр кулланыгыз. Ешрак куллансагыз, тагы да яхшырак.

* Тандырда учак тергезү өчен газ горелкасы кулланырга мөмкин, аның белән тизрәк янып китәчәк.

* Ризык әзерләгәндә, бер төрле температураны сакларга тырышыгыз. Аны үлчәү өчен пирометр кулланыгыз. Тандыр 200 градуска кадәр җылынгач, димәк, ризыкны анда урнаштыра башларга вакыт дигән сүз.

* Утынны җәен бер сәгать, ә кышын бер сәгать ярым чамасы янарлык итеп өстәп торырга кирәк.

* Тандырны суытам дип, салкын су сибәргә ярамый!

Гөлнара Зиннәтуллина

Тандырда пешерү өчен РЕЦЕПТЛАР: люля кебаб, жульен, уха


Фикер өстәү