Өстәл артында башкалар исерткеч эчемлекләр эчсә, мин эчмичә дә гөнаһлы буламмы?

– Мәҗлестә «берне тотып куярга» ярата торган кешеләр белән бер өстәл янында утырырга туры килеп, алар исерткеч эчемлекләр эчсә, мин эчмичә дә гөнаһлы буламмы?

Исемемне күрсәтмәскә

Сорауга Айморат хәзрәт Хаҗиев җавап бирә:

– Гөнаһы була. Бу шушы кешеләргә охшау да санала. Динебездә бу тыелган. «Хәрам әйберләр дә, хәләл әйберләр дә билгеле, әмма алар арасында сезне гөнаһка тарткан сез белмәгәннәре дә бар», – диелә динебездә. Монда начарлыклардан иң яхшырагын эзлисең инде. Туган-тумачалар җыелганда да барысы да диндә булмаска мөмкин бит. Әйтик, бертуганың туйга чакыра, анда исерткеч эчемлек буласын беләсең, ди. Туганлык җепләре өзелмәсен дип, килеп, бәйрәм белән котлап китәргә мөмкин, монысы хәерле булыр.


Фикер өстәү