Татарстанда яшәүчеләр саны 4 миллионнан артып киткән

Бөтенроссия халык санын алуның башлангыч йомгакларына караганда, Татарстанда 4 миллион 5 мең кеше яши. Шуның 3 миллионы – шәһәрдә. 931 мең кеше авылда гомер кичерә. Росстат шундый мәгълүматлар китергән.

2010 елдагы җанисәп алу йомгаклары белән чагыштырганда, республикада яшәүчеләр саны 5,8%ка арткан. 11 ел элегрәк Татарстанда 3,8 миллион чамасы кеше яшәгән булган.
Татарстан төбәкләрдәге халык саны буенча, элеккечә үк, 8нче урынны били. Бездән алда – Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Свердловск, Ростов өлкәләре, Башкортстан.
Шул ук вакытта Идел буе федераль округында яшәүчеләр саны кимеп, 28 миллион 943 меңгә калган. Бу – 2010 елдагыга караганда 3,2%ка кимрәк. Бигрәк тә Киров өлкәсендә яшәүчеләр саны кимегән. Җанисәп алуның башлангыч йомгакларына караганда, хәзер анда 1 миллион 154 мең кеше яши. 2010 елдагы белән чагыштырганда 13,9%ка кимрәк бу.


Фикер өстәү