Ринат Фәхретдинов: «Туганнарым минем сугышуыма әле дә каршы»

Татар егете Ринат Фәхретдинов, ниһаять, UFC (катнаш көрәш буенча иң көчле лига) мәйданына чыгарга әзерләнә. 4 июньдә ул АКШның Лас-Вегас каласында грек спортчысы Андреас Михайлидис белән очрашачак. Тәүге сынавына милләттәшебез түбәтәй киеп чыгар өчен махсус рөхсәт алган.

UFCда чыгыш ясау хокукын «Гладиатор» кушаматлы Ринат узган ел Әбү-Дабида оештырылган турнирда җиңеп яулаган иде. Әлеге тәкъдимне аңа лига башлыгы Дана Уайт үзе ясады. Әмма коронавирус аркасында милләттәшебез көрәш мәйданына чыга алмады. Ниһаять, бу атна ахырында максатын тормышка ашырырга хыяллана.

Мордовиянең данлыклы Әҗүркә авылында туып-үскән егет – UFC дөньясына аяк баскан беренче татар спортчысы. Милләте белән горурланганын еш кабатлый ул. «Мин беркайчан да татарлыгымны яшермәдем, моның белән һәрвакыт горурланып йөрдем. Кечкенә кызым белән татарча сөйләшәм. Ничек инде үз милләтеңнән оялырга була? Андыйлар бар икән… Ярар инде, әйтмим. Милләтең белән горурлану милләтчелек түгел ул», – ди Ринат. Әнә бит беренче очрашуына да башына түбәтәй киеп чыгарга карар кылган. Шул рәвешле милләтенә карата хөрмәтен күрсәтәсе, аны танытасы килә. Тоттың да кидең түгел. Башта моның өчен махсус рөхсәт алырга туры килгән.

Ринат Фәхретдиновка 30 яшь. Мордовиядә туган, Казанда үскән, аннары Мәскәүгә күченгән. Спорт белән Татарстан башкаласында шөгыльләнә башлаган. 2017 елдан бирле ярышларда республиканың ММА федерациясе вәкиле буларак чыгыш ясады. Сугышчан самбо буенча Россия чемпионатында көмеш медаль отты, панкратион буенча бронза медале иясе. Профессиональ рингта 20 җиңү яулады, 3 мәртәбә оттырды. Уңыш өчен 1 процент талант, 99 процент хезмәт кирәк дигән фикердә. Ә ике ел элек ул Gorilla Fighting Championship (GFC) бәйгесенең чемпион билбавыннан баш тартты. Бу хәлне Ринат мөселман спортчыларына каршы сугышырга теләмәве белән аңлатты. «Очрашуга әзерләнеп чыгарга, сугышырга кирәк. Кардәшләремә каршы алай сугыша алмыйм. Мәйданга исем өчен генә чыгарга теләмим», – дигән иде ул.

Ринат яшерми: мәйданда уңышлы чыгыш ясап, якыннарына ярдәм итмәкче. «Туганнарым минем сугышуыма әле дә каршы. Сәламәтлегем өчен борчылалар. Без исә ярты юлда туктап калырга җыенмыйбыз. Мөмкин кадәр өскәрәк күтәрелергә тырышырбыз. Иң мөһиме: баш әйләнмәсен. Ничек бар, шулай булып калырга тырышам. Без – мөселман, татар кешесе, башкаларга үрнәк булырга кирәк», – ди спортчы.


Фикер өстәү