Татарстан президенты Николай Патрушев һәм Игорь Комаров белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән очрашты. Анда Көнбатыш илләренең Россиягә каршы санкцияләре шартларында транспорт һәм энергетика иминлеге мәсьәләләре каралды. Шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләренең социаль–икътисади үсеше өчен ил җитәкчелеге кабул иткән чараларны тормышка ашыру буенча фикер алышу булды.

Рөстәм Миңнеханов Иминлек советы утырышын Казанда уздыру карарына килгән өчен Николай Патрушевка рәхмәт белдерде. “Темасы стратегик әһәмияткә ия. Ил җитәкчелеге халыкның тормышын яхшырту өчен бик күп чаралар күреп килә”, – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.


Фикер өстәү