Табибка күренгәннән соң тәмәкене ташлаучылар арткан

Татарстанда 2600дән артыграк кеше табибка күренгәннән соң тәмәкене ташлаган. 2013 елдан Республика клиник наркология диспансерында тартудан котылырга ниятләүчеләр өчен махсус кабинетлар эшләп килә.

Диспансерның матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, соңгы 5 ел эчендә 3300дән артыграк кеше табиб-наркологка мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта наркодиспансерның Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә һәм Яшел Үзән филиаллары белгечләре тартучыларны никотинга бәйлелектән коткару буенча эшли. Табиблар тәмәкедән аерылырга теләүчеләрне бушлай кабул итә. Алар даруларсыз, шулай ук дарулар ярдәмендә тәмәкене ташлау ысулларына өйрәтә. Консультация барышында табиб тарту сәбәпле организмда теге яки бу чирнең килеп чыгу куркынычын, никотинга бәйлелек дәрәҗәсен билгели. Табиблар дәваланганнан соң да тәмәкене ташлый алмаучыларга кирәкле хәлиткеч адым ясарга ярдәм итә.


Фикер өстәү