Татарстанда тугыз ел эчендә ятимнәргә 3363 фатир биргәннәр

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды быел ятимнәргә тагын 600 фатир тапшыруны күздә тота.

Фонд, 2013 елдан башлап, “Ятимнәрне һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү” федераль программасы кысаларында республиканың төрле шәһәрләре һәм районнарында төзелгән социаль ипотека йортларыннан берәр бүлмәле фатирлар биреп килә.

Торак аларга яшәү өчен тулысынча әзер хәлдә тапшырыла. Сантехника, электр һәм газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпләгечләр – барысы да бар.

Дәүләт торак фонды 9 ел эчендә ятимнәргә барлыгы 3363 фатир тапшырган. Элегрәк һәр ел саен 300гә якын ятим бала торак белән тәэмин ителеп килгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, 2020 елдан башлап, ятимнәргә бирелә торган фатир санын елына 600 фатирга җиткерү турында карар кабул итте.


Фикер өстәү