Төркиянең рәсми атамасы үзгәртелгән

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Төркия үтенече буенча рәсми документларда ил атамасын үзгәрткән. Turkey урынына хәзер Türkiye дип язылачак.

“Republic of Turkey” (Төркия Республикасы) атамасы “Republic of Türkiye” атамасына үзгәртелде”, – дигән “РИА Новости” хәбәрчесенә БМО генераль секретаренең рәсми вәкиле Стефан Дюжаррик.

Төркиянең кыскача атамасы хәзер Turkey (инглиз телендә “күркә”сүзен аңлата) түгел, ә Türkiye булачак.


Фикер өстәү