Һәр чорның – үз балачагы. «Балачак җыры» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Ике ел элек 46 булса, быел – 114. «Шаян ТВ» телеканалы уздыра торган «Балачак җыры» бәйгесенә килгән гаризалар саны бу. Татар телендәге балалар җырларын арттыру, ә иң мөһиме аларны җырлату максатыннан үткәрелә торган әлеге проектның быелгысы ниләр белән истә калыр?

Билгеле, мондый чара, иң беренче чиратта, җырлары белән истә калырга тиеш. «Балачак җыры»на килгән гаризалар арасыннан ел саен биш иң яхшы җыр сайланып алына. Быелгы җиңүчеләр – «Сабантуй бүген бездә» (Роберт Миңнуллин сүзләре, Илнур Ганиев көе), «Токмач кисәм» (Люция Әблиева сүзләре, Эльвира Нигъмәтуллина көе), «Әнием – иң газиз кешем» (Резеда Вәлиева сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе), «Бие әле» (Вәсимә Хәйруллина сүзләре, Илназ Баһавиев көе), «Дуслар күп булсын» (Булат Ибраһимов сүзләре, Ләйсән Закирова көе).

Әлеге җырларга Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Шаян ТВ» телеканалы заманча аранжировкалар ясаячак, сыйфатлы видеоклиплар төшерәчәк. Бәйгедә җиңгән җырларны «Сәйлән» фестивале катнашучылары башкарачак.

Телевизордан гына тыңлап калырбызмы инде, диярсез. Җырла гына! «Балачак җыры»нда җиңгән әсәрләр махсус җыентык рәвешендә тәкъдим ителәчәк. Җырларның фонограммасын shayantv.ru сайтында табып булачак.

Җиңүчеләргә янә әйләнеп кайтсак, аларны 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә бүләкләделәр. Һәркайсына (сүзләр язучыга да, көен иҗат итүчегә дә) 50 мең сум күләмендә премия тапшырылды. Комиссия рәисе Марат Әхмәтов киләчәктә җиңүчеләрнең санын 10га кадәр арттырырга тәкъдим итте.

– Инде менә 15 матур җырыбыз бар. Әле бу бәйгедә җиңгәннәр генә. Миңа калса, калган катнашучыларның җырларын да яңгыратырга кирәк – төшеп калганнары арасында яхшылары булгандыр. Болай килешик әле: әгәр лаеклы җырлар биштән күбрәк була икән, исемлекне киңәйтик киләчәктә, – диде ул, җиңүчеләрне котлап.

Шунысы кызык: бәйгегә профессиональ композитор-шагыйрьләр генә түгел, башка  һөнәр ияләре дә битараф калмаган. «Монда кемнәр генә катнашмый. Кулына әле яңа гына уен коралы алган яшьләрдән алып, 92 яшен тутырган Резеда Вәлиевага кадәр бар! Бу шулкадәр бай бәйге. Ул һичшиксез дәвамлы булырга тиеш», – диде «Балачак җыры»ның жюри  әгъзасы, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев.

Бәйгенең жюри рәисе, профессор Сәгыйть Хәбибуллин һәр чорның үз җыры булырга тиеш дигән фикердә. «Бүген балалар әүвәлге җырларны – комсомол, Ленин турында җырлый алмый. Аларга заманча әсәрләр кирәк. Бу проблема мине шактыйдан борчый иде. Бу бәйге әнә шушы кытлыкны тулыландыра алуы белән әһәмиятле. «Балачак җыры» бик яшь булса да, ул инде төрле җирләрдә яшәүче милләттәшләребез тарафыннан хупланды, җырлар яңгырый», – дип сөйләде ул.

Лилия Гыймазова

Фото: Татар-информ / Абдул Фархан

 

 

 

 

 


Фикер өстәү