Нәгыймуллиннар белән Латыйповлар нәселен 200 еллык Тула самавыры берләштерә

Татарстан Республикасы архив эше буенча дәүләт комитеты үткәргән «Шәҗәрә» фестивале җиңүчеләрне билгеләде. Арча педучилищесында бер чорда укыган сабакташларым Гөлнирә белән Рәис Нәгыймуллиннар,  кода-кодагыйлары Латыйповлар белән бергәләп, Татарстан буенча икенче урынны яуладылар. Бүген бу ике гаилә туган якларында – Буа районында яши.

Нәсел агачы

Сабакташларым укуда да гел алдынгы булдылар, сәхнәдән дә төшмәделәр, музыка коралларын да үз иттеләр, спортта да сынатмадылар. Димәк, гаилә коргач та тормышларын шул рәвешле дәвам иткәннәр дип уйларга кала. Алма агачыннан ерак төшми, диюләре хак икән. Балалары да үзләре кебек.

– «Шәҗәрә» дигән сүзне әби-бабайлардан еш ишетергә туры килде безгә, – дип сөйли кызлары Ләйлә. – Аның  туганлык җепләрен бәйләп торучы истәлек икәнен кайберәүләр белеп тә бетермидер әле. Ул яктан мин бәхетле. Әнием мәктәптә тарих дәресләре укытты. Укучыларга бу хакта гел тәфсилләп аңлата иде. Нәсел агачын барлау эше йортыбызда мин бәләкәй чакта ук башланды. Әти-әнием, Мөния әбием һәм туганыбыз Нурулла абый башта Рәхмәтулла исемле ерак бабамнан калган шәҗәрәне иске имлядан кириллицага күчереп яздылар. Ул китап формасында эшләнгән иде. Шушы язмаларга таянып, алар «Чәчкап авылы – ата-баба нигезе» дип исемләнгән китап бастырып чыгардылар.

Сүз дә юк, китап бастырдылар дип әйтү генә җиңел. Аңа кадәр Рәис белән Гөлнирә, һәр йортка кереп, авыл кешеләре турында мәгълүмат җыялар. Архив тузанына батып, метрика кәгазьләрен, ревизские сказки кебек документларны өйрәнәләр. «Шәҗәрә» фестивале дә үз эшен эшли, этәргеч бирә: соңрак Ләйләдә дә әти-әнисе туплаган документларны тулыландырасы килү теләге уяна. Ире Ильяс нәселе белән дә кызыксына башлый. Ике яклап һәр гаилә әгъзасы үз өлешен кертә. Нәсел агачының тамырлары ныгый, ябалдашлары куера бара. Шуңа күрә улы Рөстәм белән кызы Наиләгә барып тоташкан шәҗәрә агачы фестивальдә зур бәя алган да инде.

– Нурулла абый архивларда эзләнгәндә, Рәхмәтулла бабамның Чәчкап авылына килеп урнашканлыгын раслаучы язуны эзләп таба, – ди ул. – Аның күчермәсен безгә дә калдыра. Нәгыймуллиннар гаиләсендә энем Рамилнең улы Рахманга кадәр 17 буынны санап чыктык. Ә Латыйповларда улым Рөстәмгә кадәр 12 буын билгеле. Иң кызыгы шунда: эзләнә торгач,  ике нәселнең туганнар булуы да ачыкланды. Тарихка күз салсак, Иске Чәчкаптан Яңа Чәчкапка килеп урнашкан өч буын (Мыек, Кылый һәм Бүре) – барысы да Латыйповлар нәселеннән. Ә минем дәү әбием Фатыйма (бабам Нәгыймулла хатыны) үзе дә шушы Бүре нәселенә барып тоташа. Әтием чыгарган китапта да әбиемнең кайсы йортта яшәгәнлеге һәм Нәҗметдин кызы булуы язылган. Һәр ике гаиләдә дә дин әһелләре, авылда һәм тирә-якта мулла вазыйфасын башкарып, халыкка хезмәт итүчеләр булуын да белдек.

Укытучылар

– Аң-белемле булу шулай ук буыннан буынга дәвам иткән. Хәтта санап та бетерерлек түгел. Әтием-әнием, дәү әтием, дәү әнием, әтиемнең абыйсы Фирдүс, аның хәләл җефете Әлфинур, әниемнең әнисе Мәдинә, апасы Альмира, кызы-кияүләре, энем Рамил, сеңлем Гүзәл, мин үзем – барыбыз да укытучылар, тәрбиячеләр, – ди Ләйлә.

Рәиснең әтисе Сабирулла яшьли ятим кала. Эне-сеңелләрен тәрбияләү өчен 20 яшендә өйләнә ул. «Әнисенең васыятен үтәде, туганнарын үз балалары кебек үстерде», – дип искә ала соңыннан хәләле Мөния апа. Тик авырлыклар көтеп кенә тора егетне. 1949 елның 2 гыйнварында өйләнеп, 20сендә армиягә китеп бара. Алты айдан авырып кайта. Шулай да сугыш елларында 11–12 яшеннән колхоз эшләрендә чыныккан егет аптырап калмый: көтү көтәргә чыга, балта остасы булып та эшли. Кулыннан бар эш тә килә аның. Шуңадыр инде, соңрак мәктәптә хезмәт дәресләре укыта башлый. Черкен авылында туып үскән Мөниясе дә шунда. Гомер буена башлангыч сыйныф укытучысы. Уллары икесе дә физика һәм математика факультетын тәмамлый. Рәис педучилищеда белем алып кайткач, йортка – яңа көч, Гөлнирә килен булып төшкәч, яктылык, җылылык иңә. Мөния апаның бу хакта сөйләгәннәре дә видеоархивта саклана. Безнең гаиләгә бәхет алып килгән бала ул, ди ул килене турында. Балалары да бик рәхмәтле үзенә. Икесе дә читтән торып югары уку йортын тәмамлыйлар. Беренче онык туу белән әниләре бала карарга дип пенсиягә чыга. «Йортны, балаларны карау, ашарга пешерү өстенә әни эшебездә дә ярдәм итте. Без кайтканчы программа буенча «Совет мәктәбе» журналларына кадәр эзләп куя иде. Үзе укытучы булып эшләгәч, хезмәтебезнең бөтен нечкәлекләрен белә иде шул. Олы кеше тәрбиясе булгач, балалар да бик тәртипле, тәүфыйклы булып үстеләр», – дип искә ала Гөлнирә.

 Сәхнәдә

Фестивальдә җиңү яулау өчен сәхнәне дә дер селкетергә кирәк бит әле. Бу яктан да кимен куймый Нәгыймуллиннар.

– Авыл, район сәхнәсеннән ерак китмәсәләр дә, әти-әнием, әбием җырлый-җырлый спектакльләрдә катнашалар иде. Ә менә тирәнгәрәк күз салсак, Ситдик Айдаров (Рәхмәтуллин) – нәселебездә опера җырчысы, гармунда да оста уйнаган. Сәйяр труппасында беренчеләрдән булып «Беренче театр» спектаклендә уйный, Вәли кияү ролен башкара, – дип искә ала Ләйлә. Әтиләренең биш яшеннән тальянда уйнавы,  педучилищеда музыкаль белем алуы да эзсез югалмый, әлбәттә. Үзе көйләр дә яза,  балаларын, оныкларын гармунда, курайда уйнарга өйрәтә. Гармуннарны җыя, төзәтә.  Йорттагы бер бәйрәм дә җырсыз-моңсыз узмый, бергәләп концертлар да куябыз, ди Гөлнирә.

…Шулай туры килеп торуын күр әле. Нәгыймуллиннар белән Латыйповлар нәселен берләштерүче тагын бер ядкарь бар икән. Ул да булса – йөзьеллык Тула самавыры. Ильясның бабасы Заһид, Ләйләнең ерак бабасы Заһидулланың Бурлы кушаматлы атында чабышларда катнашып, Сембер, Тәтеш өязендә, Казан янындагы төбәкләрдә, Буада беренчелекне яулый. Күп кенә бүләкләргә ия булалар. Ачлык елларында сөлгеләрне һәм башка бүләкләрне икмәккә алыштыралар. Әмма самавырны саклап калалар. Инде күпме еллар үткәч, ике нәсел кабат туганлашыр да шул истәлекле самавырдан чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчәр дип кем уйлаган?

Фәния Әхмәтҗанова

 

 

 


Фикер өстәү