Авыру карт кешенең ләгънәте төшәме?

– Альцгеймер кебек картлык авыруыннан интеккән карт кешенең каргышы кабул буламы? Ләгънәте төшәме? Бу очракта аларның аңына, зиһененә дә зыян килгән була бит.

Г. Гәрәева, Кукмара

Сорауга «Рөстәм» мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин  җавап бирде.

– Бу очракта, Альцгеймер вакытында гына түгел, гомумән, өлкәннәрнең ләгънәте турында фикер йөртергә кирәк. Ул кайсы очракта төшә? Без алар белән аралашмасак, күрешмәсәк, хәлләрен белешмәсәк, аларның ләгънәте дә безгә төшми. Еш кына кеше үзенең тирәсендә булган кешеләргә карата рәнҗи. Көнкүрешне бергә алып баралар да, берәр нәрсә ошамаса, ләгънәт яудырулар башлана. Пәйгамбәребез ләгънәт кылучыларны сөймәде. «Ләгънәт кылу, сүгенү, акырышып-бакырышып сөйләшү безнең мөселманнарга туры килми», – дигән ул. Шушы пычрак, яман сүзләрне ничек үз балаңа, якыныңа әйтеп була? Бу акылга сыярлык хәл түгел. Шуңа күрә өлкәннәрнең догада булуы – нәсыйхәт. Шул ук вакытта өлкәннәр белән бер түбә астында яшәгән яшьләр дә шуны истә тотарга тиеш: без аларга карата игътибарлы булсак, алар белән аралашсак, хәтта алар авыр сүз әйтеп куйсалар да, ул кабул булмый. Монда аларның үз акылында булу-булмавы мөһим тугел. Ләкин аларны рәнҗетеп яшәсәк, аларның ләгънәте барып ирешә. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Золым астында яшәгән кешенең догасы да, ләгънәте дә кабул була», – дигән.

Каргыш җиде буынга кадәр төшәргә мөмкин


Фикер өстәү