Картлык – зур җаваплылык. «Безнең өммәтебезнең яшәү озынлыгы 60–70 ел булачак»

Картлык шатлык түгел, ди халык. Ләкин, уйлап карасаң, гомер көзенә җитә алу үзе үк шатлык бит. Яшьлек һәркемгә диярлек бирелә, картлык сайлап кына килә. Шушы чорны лаеклы рәвешле, мәгънәле итеп уздыруның сере нидә? Картлыкка ничек әзерләнергә? «Рөстәм» мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин белән шул хакта сөйләшәбез.

– Исмәгыйль хәзрәт, картлык – шатлыкмы?

– Моннан 30 ел элек 40 яшьлек кешене дә картлыкка авышкан дип әйтергә була иде. Хәзер бу яшьтә кеше тормыш башлап кына җибәрә әле. Шуңа күрә бүген картлык 70 яшьтән башлана дип әйтергә кирәк. Өлкән яшьнең билгеләре бар. Шуның беренчесе – ак чәч. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм ак чәч турында: «Үзегезнең ак чәчләрегезне йолкымагыз. Чынлыкта ул кыямәт көнендә сезгә бер нур булачак. Ул сезгә бер игелек белән язылачак һәм булган хаталарыгыз гафу ителәчәк. Кыямәт көнендә дәрәҗәләрегез шуның белән үсәр», – дигән. Ак чәчләр – безгә картлык килүгә ишарә. Шушы вакытка кеше үзенә күрә бер җаваплылык белән килергә тиеш. Ул гомерен төгәлләгән вакытта үзеннән соң нинди эзләр калдырачак? Без – мөселманнар, иң беренче чиратта, Аллаһы Тәгалә белән мөнәсәбәт мәсьәләсенә карыйбыз. Пәйгамбәребез дә бер хәдисендә: «Биш мөмкинлегең белән кулланып кал. Үзеңнең яшьлегең белән куллан, кайчан син кодрәттә, көчтә булып торасың, хәтта картлыгың килеп җиткәнгә кадәр. Тыгыз вакытлар килеп җиткәнче, иркен вакытың белән куллан. Көчсезлек килеп җиткәнче сәламәтлегеннән куллан», – дигән. Шуңа күрә өлкән кеше уйланырга тиеш. Сәламәтлеге, яшьлеге киткәч, Аллаһ каршына ул үзенең хезмәте, җәмгыятькә, гаиләсенә, Аллаһы Тәгалә каршындагы хезмәте белән килеп басачак.

Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә шул кешеләр белән сөйләшмәс, кайсысы инде өлкән яшькә җитеп, фәхеш гамәлләрдә булса. Шулардан берсе ул – зина һәм ачыктан-ачык гөнаһ кылып, урамда үзен тәртипсез хәлдә күрсәтеп, җәмгыятьне бозып йөрү», – диелә. Ни сәбәптән? Чөнки өлкән яшьтәге кеше тормыш тәҗрибәсе ала, белеме бар, шуңа да карамастан, үз кулы белән үзен шундый түбәнчелеккә төшерә. Андыйлар, акылсыз гамәлләр кылып, кирәкмәгән сүзләр сөйләп, кайсылары үзләрен сабый бала кебек тота башлый. Ислам дине өлкән кешегә карата үзенә күрә бер дәрәҗә куйды. Бер хәдистә: «Өлкәннәрнең дәрәҗәсен тану Ходай Тәгаләнең дәрәҗәсен тануга ишарә булып тора», – диелә. Шул ук вакытта пәйгамбәребез тагын бер хәдисендә: «Нифакның бер әсәре булып тора – кайчан кеше өлкәннәргә, гадел имамнарга, галимнәргә карата хөрмәтсезлек белән карый», – диелә. Яшьләр өлкәннәргә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле, ярдәмчел булырга тиеш. Бу – ислам динебезнең чакыруы.

Шул ук вакытта ислам дине өлкәннәргә карата да таләпләр куя. Алар үзен дәрәҗәле, абруйлы тотарга, яшьләр белән мөнәсәбәт вакытында матур сүзләр кулланырга тиеш. Ул яшь кешене дә ярдәмгә килергә этәреп торачак. Шул рәвешле өлкән кешенең үз-үзен тотышы да ислам дине кануннарына туры килергә тиеш.

– Картлыкка ничек әзерләнергә?

–  Картлыкка гомер буе әзерләнәбез. Бу иң элек ата-ананың баласына яхшы исем бирүеннән башлана. Ул кешегә, өлкән яшькә җиткәч, матур итеп эндәшерлек күркәм булырга тиеш. Алга таба белем алу, һөнәр үзләштерү кебек дөньяви эшләр белән беррәттән дини белем дә алырга кирәк. Өлкән яшькә җиткәндә кешенең гомер сандыгында намаз, ураза, зәкәт, хаҗ дигән байлыклар булырга тиеш. Утырып бер дога да укый алмаган кешене ничек картлыкка әзерләнгән дип әйтеп булсын? Без картлыкка сәламәтлек ягыннан да әзерләнергә тиеш. Аны сакларга кирәк. Кеше өлкән яшькә барып җиткән вакытта мәчеттә, мәхәлләдә: «Без андый кешене белмибез», – дигән сүз яңгырамаска тиеш. Ислам дине безне көн-төн мәчеттә утырырга мәҗбүр итми. Ләкин җомга намазына, ике гаеткә бару мөһим булып тора. Кеше җомга намазына йөреп торса, мәхәллә, имамнар белән элемтәдә торса, ул җир өстендә калмаячак. Аны мөселманнар җыелышып, юып, җеназасын укып, кадер-хөрмәт белән озатачак. Картлыкка әзерләнү акча, мал-мөлкәт туплау гына түгел. Моңа дини яктан үзеңне дә, тирә-юньдәге якыннарыңны да, туганнарыңны да әзерләргә кирәк. Бу дөньядан киткәч, без балаларыбызның догасын өмет итәчәкбез. Алар моны эшли беләме? Картлык көнгә әзерләнгәндә әнә шуларны да истә тотарга кирәк.

Кайберәүләр картлыгын, вакыт узу белән сәламәтлеге какшавын, егәре бетүен кабул итә алмый. Аллага канәгатьсезлек белдерергә дә күп сорап тормыйлар. Бу гөнаһ саналамы? Ни өчен?

–  Билгеле, яшь барган саен, сәламәтлек какшый. Тимер дә туза бит. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Безнең өммәтебезнең яшәү озынлыгы 60–70 ел булачак», – дигән. Пәйгамбәребез үзе дә 63 яшькә кадәр яшәгән. Аның да сәламәтлегенең какшап алган вакытлары булган. Вафат булыр алдыннан җәмәгать каршына намазга да чыга алмый башлаган. Шуңа күрә сәламәтлекнең какшавы – тормышыбызның бер әйләнеше. Шелтә белдерсәң-белдермәсәң дә, тәнең картаячак. Ләкин кеше гел хәрәкәттә булса, дөрес тукланса, гел максат куеп, нидер эшләп, гел нәрсәдер өйрәнеп, ятлап торса, башы да эшләячәк, яшәү дәрте дә сүнмәячәк. Нәтиҗәдә картлык хисе дә китәчәк. Мәчеткә эзне суытмаган кеше дә картлык килгәнгә борчылып, төшенкелеккә бирешми. Картлык җиткәнгә Аллаһы Тәгаләгә шелтә белдерү – хата. Рәхимле, шәфкатьле Раббыбыз безгә болай да күпме мөмкинлекләр – сәламәтлеген, гомерен, аның озынлыгын бирә. Шуңа күрә без бу мәсьәләдә Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәргә тиешбез.

– Карт кешегә бала акыллы керә, диләр. Бу чынлап та шулаймы?

– Картлыкта бала акылы керми, өлкән кешенең күңеле нечкәрә. Иман, дин ягыннан да аның күңеле нечкәреп китә. Яшь кеше тоя алмаган әйберләрнең – шул ук намазның, зекернең, балаларын, оныкларын кочаклап үбүнең ләззәтен, ризык тәмен өлкән кеше башкача тоя. Шушы күңел нечкәлеге аркасында алар Ходайга да шөкер итә, балаларга, тирә-юньгә карата да рәхимлерәк, игътибарлырак була башлыйлар. Ләкин күңел нечкәрүнең икенче ягы да бар. Андый кеше тиз үпкәли. Шушы вакытта без, яшьләр, өлкәннәргә рәхимлек белән карарга тиеш. Аларның хәтерсезлеген, таркаулыгын да сабырлык белән кабул итәргә кирәк.

– Картайгач, кадерсезгә, кирәксезгә әйләнүчеләрне күреп, йөрәк әрни. Аларның күргән кыенлыклары гөнаһларыннан арынырга ярдәм итә, дип тә әйтәләр. Бу чыннан да шулаймы?

– ‌Кадерсезлекнең сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Яшьлектәге гөнаһлары аркасында картлык көнендә ялгыз калучылар да була. Кеше гомере буе сәламәт яшәү рәвеше алып бармаган булса, картлыгында саулыкка туймавы да бар. Ул үзе яки башкалар гаебе белән картлыгында фәкыйрь, мескен хәлдә калырга да мөмкин. Сугыш башлану яки якынын югалтуы аркасында ялгыз калучылар да булган. Монда эш гөнаһта гына да түгел. Кеше өстенә авырлыклар төшкәннән соң, сабырлыгы, авырлыкларны Аллаһы Тәгаләгә тел-теш тидермичә, сыкранмыйча, балаларына рәнҗемичә, тормышын алып бара алса, ул гөнаһлардан пакьләнә. Аның Аллаһы Тәгалә каршында дәрәҗәсе үсә.

Өлкәннәр кайчак яшьләр арасын, гаиләләрне дә бозарга мөмкин. Мондый вакытта яшьләргә үзләрен ничек тотарга?

– Өлкәннәр бу адымга улын яки кызын тормыш иптәшенә көнләве аркасында бара. Күп очракта алар моны начар нияттән дә эшләми. Бу дөньяда төрле гөнаһлар бар. Ләкин шулар арасында иң зурысы – туганлык җепләрен өзү. Яшьләр арасына кереп, өлкәннәр шушы туганлык җепләре өзелүгә сәбәпче булырга да мөмкин. Шуңа күрә кеше, яшьләр арасына кергәнче, иң элек шушы гөнаһны күтәрәсе килү-килмәве турында уйларга тиеш. Ләкин шул ук вакытта, әгәр, әйтик, кияү яки килен кеше, дингә каршы килеп, гөнаһта, фәхешлектә булса, яман гадәт яки сектага кереп китсә, ата-ананың балалар арасына керергә хаклары бар. Чөнки шул рәвешле алар балаларын саклый. Андый хәлләр килеп чыкмасын өчен ата-ана баласының кем белән гаилә коруына алдан игътибар итәргә тиеш. Шул ук вакытта ир белән хатын бер-берсен хөрмәт итеп, яратып, тәртипле генә яшәсә, әти-әнисенә ике арага тыкшынырга ирек бирмәячәк, шул ук вакытта алардан ераклашмаячак та. Моны өлкәннәргә ипләп кенә аңлатырга кирәк. Әни сүзе никадәр генә дәрәҗәле булса да, ир яки хатын – безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән әманәт. Аны сакларга кирәк. Яшьләр үз тормышларын үзләре төзи, гаилә тормышы өчен дә алар үзләре җаваплы.

– Картайгач, яшьләрчә киенеп, җете бизәнеп, җырлып-биеп йөрүләр гөнаһ түгелме?

– Җырлап-бию гөнаһ түгел. Бу очракта аның кайда эшләнүе мөһим. Гаиләң, якыннарың каршында җырлап биисең икән, бу гөнаһ түгел. Ләкин син картаймыш көнеңдә бизәнеп, урам буйлап җырлап-биеп йөрсәң, әлбәттә, моны дин хупламый. Өлкән кеше дигәч, күз алдына «мәчет», «мөнбәр», «намаз» дигән төшенчәләр килеп баса. Бу кеше артист яки җырчы булса, ул – икенче мәсьәлә.

– Альцгеймер кебек картлык авыруыннан интеккән карт кешенең каргышы кабул буламы? Бу очракта аларның аңына, зиһененә дә зыян килгән була бит.

– Бу очракта, Альцгеймер вакытында гына түгел, гомумән, өлкәннәрнең ләгънәте турында фикер йөртергә кирәк. Ул кайсы очракта төшә? Без алар белән аралашмасак, күрешмәсәк, хәлләрен белешмәсәк, аларның ләгънәте дә безгә төшми. Еш кына кеше үзенең тирәсендә булган кешеләргә карата рәнҗи. Көнкүрешне бергә алып баралар да, берәр нәрсә ошамаса, ләгънәт яудырулар башлана. Пәйгамбәребез ләгънәт кылучыларны сөймәде. «Ләгънәт кылу, сүгенү, акырышып-бакырышып сөйләшү безнең мөселманнарга туры килми», – дигән ул. Шушы пычрак, яман сүзләрне ничек үз балаңа, якыныңа әйтеп була? Бу акылга сыярлык хәл түгел. Шуңа күрә өлкәннәрнең догада булуы – нәсыйхәт. Шул ук вакытта өлкәннәр белән бер түбә астында яшәгән яшьләр дә шуны истә тотарга тиеш: без аларга карата игътибарлы булсак, алар белән аралашсак, хәтта алар авыр сүз әйтеп куйсалар да, ул кабул булмый. Монда аларның үз акылында булу-булмавы мөһим тугел. Ләкин аларны рәнҗетеп яшәсәк, аларның ләгънәте барып ирешә. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Золым астында яшәгән кешенең догасы да, ләгънәте дә кабул була», – дигән.

Динә Гыйлаҗиева

 

 

 

 


Фикер өстәү