Фирая Әкбәрова: «Ирем театр дигән үги баламны башта ук кабул итмәде…»

Сәхнәдән нур чәчкәнгә, каршыңа гел елмаеп килеп чыкканга, аның эчендә ни ятканын берничек тә белеп булмый. Характерлы рольләр остасы, тамашачының сөйкемле сөяге – Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова әнә шундый. Бүген без аның рольләренә бәя бирмибез, хатын-кыз буларак ачабыз. Сәхнә нинди корбан таләп итә? Артистның гаиләсе нинди сынаулар аша уза? Тук артист моңлы була аламы? Әнә шундый сорауларга җавап эзләдек.

Фирая апа, театр ул сезнең өчен нәрсә?

– Бөтен булмышым, шатлыгым, кайгым, табышларым, кайчакта югалтуларым да. Монда минем гомерем уза. Дусларым, якыннарым да биредә. Ә бит театрдан китеп торган вакытым да булды. Ирем, я мин, я театр, дигән шарт куйгач, гаиләмнең бөтенлеген сайлаган идем. Иң авыр вакыт әнә шул булды. Бер елдан соң Марсель Cәлимҗановның, театрга кайтса, кире алам, дигән сүзен җиткерделәр. Йөгерә-йөгерә кире кайттым. Ник дигәндә, театр ул – гомерлек чир. Бер йоктырдыңмы, аннан котылып булмый. Мин яшьләргә, театр артисты кияүгә бала белән чыга, дип тә әйтәм. Чөнки театр ул синең ияреп килгән балаң. Булачак ирең шуны кабул итсә, тормышың әйбәт була. Әгәр юк икән инде…

Әгәр бала икән, театр атлы балагыз, газиз балаларыгызга тиешле игътибарны үзенә күбрәк алмадымы?

– Ничек кенә ала әле! Театр ул – бик көнчел бала. Яратуыңны башка кешеләр белән бүлешүне яратмый. Әгәр бүлешәсең икән инде, үчләшергә дә күп сорап тормый. Бер интервьюда ике улымның ничек үскәнен дә хәтерләмим дип тә әйткән идем, балаларым шуңа бик озак төрттерделәр. Әни безнең ничек үскәнне хәтерләми дә, белми дә ул, дип үчеклиләр иде. Шаяртып әйткән сүз булса да, аның нигезендә хаклык ята. Баштарак үзең белән юлда йөртәсең, аннары исәя төшкәч, өйдә үзләрен генә калдырасың. Бигрәк тә театр каршында оешкан балалар студиясендә эшли башлагач хәлләр катлауланды. Өлкән бала спорт белән шөгыльләнә, ә кечкенә улым үз иркендә калды. Без Казанның яңа районнарының берсендә яшәдек. Кечкенә улымның мәктәбе гади, алга китеп шунысын да әйтик, сыйныфтагы 18 баланың берничәсе генә тормышта үз урынын таба алды. Олы улым, әни болай барса, без Даниярны югалтабыз бит, диде беркөнне. Шуннан соң андагы 3 бүлмәле фатирны үзәктәге 2 бүлмәлегә алмаштырдым. Инде балаларга күз-колак булып була. Эштән бушаган арада өйгә кайтып киләм, мәктәптән соң балалар да еш кына театрга киләләр иде. Шөкер, икесе дә акыллы, тәртипле булып үстеләр. Хәзер икесе дә гаиләле, миңа онык сөю бәхетен дә бүләк иттеләр.

Әлфия Авзалова, тук кеше җырчы була алмый, аннан моң чыкмый, дигән. Яшьтән үк бер кыерчык икмәкнең тәмен белгән артистларның да рольләре моңлы була, димме

– Артист тук булырга тиеш түгел дигәнне бездән башка да белүчеләр бар бугай инде (көлә. – Ред.). Әлфия апа чыннан да хаклы. Биографиясе булган, тормышның ачысын да, төчесен дә татыган кешенең тавышы моңлы була, тамашачыга әйтер фикере дә саллы аның. Андый артистны тулы савытка охшатып була: бүген ул тамашачысын бер йотым шатлыктан авыз иттерә, иртәгә гыйбрәтен әзерләп куя. Өлкән буын артистларны кара: тормыш күргән кешенең энергетикасы нинди! Чыгып басу белән сәхнәне тутыра бит ул! Гомумән, артисттан да тырыш халык юктыр ул дөньяда. Үзләрен гел яңа яктан сынап карый, алып баручы булып китә, укытучылык һөнәрен үзләштерә, тагын әллә нәрсәләр… Шунсыз дөнья алып барып булмый.

Әнигә үпкә саклап буламы?

– Юк, билгеле. Әни бит ул, синең аңа кыек караш ташларга да хакың юк! Әти белән әни аерылганда миңа нибары ике ай булган. Биш яшемә кадәр мине әтинең әнисе – дәү әни үстергән. Аңа рәхмәттән башка сүзем юк. Әйтик, менә миңа ике айлык бала калдырып киттеләр ди, нишләр идем, ничек үстерер идем? Юк, мин булдыра алмас идем. Ә ул мине яратты. Әгәр аның яратуы булмаса, анда уздырган биш ел гомеремдә әтинең биш тапкыр өйләнүен гади бер хәл кебегрәк кабул итмәгән дә булыр идем, мөгаен. Сабый шул инде… Ә дәү әни бик кызык кеше иде ул. Әле хәзер дә йомшак ястыгы, тәм-томнар сакланган, ачкыч белән бикләнә торган сандыгы күз алдында. Әтиләр өйдә булганда, әби гел авырый, аның әле бер төше, әле икенчесе тота. Ул гел ятып тора. Әтинең чыгып китүе була, әби сикереп тора, йөгереп самавырын куя, теге сандыктан җимешләр, тагын әллә нинди тәм-томнар чыга, баздан каймакны алып менә дә без бик тәмләп чәй эчәбез. Әтиләр кайтыр вакыт җитәрәк, барысын да үз урынына урнаштыра да, тагын ястыгына ухылдап барып ята.

Әти яклавына кызыгып үскәнсездер.

– Минем бик тә әтиле буласым килә иде. «Нигә минем әти юк?» – дип елаганым да истә. Әтием белән бик озак еллар аралашмадык. Әнинең аны минем алда яманлавы күңелгә кечкенәдән сеңеп калган, күрәсең, аннан читләшә, кача идем. Авылга кайткач, әтиең бигрәк әйтбәт кеше, дип әйтсәләр, ышанмый идем. Бигрәк матур җырлый, дисәләр дә, әллә ни кызыксынмадым. Әти белән аралаша башлаганда, минем ике балам бар иде инде. Күчтәнәчкә күлмәк тә алган идем, тапшырырга өлгермәдем. Әти бакыйлыкка күчте. Әле аралаша башлагач та, аралар якынаеп китә алмады. Ул да миннән уңайсызлана, мин дә читенсенә идем.

Әтинең башка балалары да бар. Зәйтүнә апаны ул ике мәртәбә алды, аннан өч баласы бар. Наил исемлесе белән аралаштык, ул да минем шикелле ачык иде. Ләкин ул да бакыйлыкта шул инде. Ул гаиләдән кызлары гына исән…

Яшәгән саен үземдә әти белән уртак якларны күбрәк табам. Җырлау, сәнгатькә тартылу да шуннан түгелме икән? Хәер, әнием дә бик матур җырлый иде. Холык та әтидәндер дип уйлыйм. Әнине исә тормыш шулкадәр кыйнаган, ул кешеләргә ышанмады. Кешеләргә ачылып бетмә, синең проблемаң кемгә кирәк, көләрләр генә, дип өйрәтте. Аның хаклыгына яши-яши төшендем. Минем проблема – ул минеке генә. Аны миннән башка беркем дә хәл итмәячәк. Әни сак кеше, бөтен нәрсәне бик сагаеп кабул итте. Ирем белән аерылышам дигәч тә, сагаеп калды: «Алай итмә инде, әнисе дә ир белән яши алмады, кызы да, диярләр», – диде. Мин исә: «Ярар, әни, бер ай сөйләрләр, ике, өч, ярты ел – бер туярлар әле. Унҗиде ел дүрт кешелек арбаны берүзем тарттым, җитәр инде», – дип җавап бирдем. Ирем театр дигән үги баламны башта ук кабул итмәде шул, бәлки яшәп тә киткән булыр идек. Аерылышуның инициаторы олы улым булды. «Аерыл, әни, әгәр инде кыерсытылып яшәү ошый икән, яшә, ләкин миңа башка зарланма», – диде. Аерылам, дигәч тә бер ел яшәдем әле, аннары араны өздек инде. Әйтүе генә җиңел, аерылу – бик авыр ул.

Фәрит Бикчәнтәев: «Тамашачыны яратырга кирәкми, аны хөрмәт итәргә кирәк»

Ә менә Асия Хәйруллина кебек данлыклы апаң булу җаваплылыкмы?

– Бик зур җаваплылык! Мин аның йөзенә кызыллык китермәдем дип уйлыйм. Дөрес, ул мине әллә ни күреп, сынап өлгермәде. Ә менә ире Халит абый (театр тәнкыйтьчесе Халит Кумысников. Ред.) мине яратып кабул итте, рольләремне югары бәяләп, берничә мәкалә дә язды. Асия апа да кабул иткәндер дип уйлыйм. Әмма безнең туганнар сикереп төшеп мактый торганнардан түгел. Алар артык ачылып та китми, шатлыкны да, кайгыны да сабыр кабул итә. Ә театрга барам дигәч, Асия апа хупламады. Сабыр гына, сеңлем, төс-кыяфәтең героиняларныкы түгел, рольсез утырырсың бит, диде. Миңа героинялар төс түгел, әмма характерлы рольләрнең бетеп торганы юк.

Асия апаны да аңлыйм. Ник дигәндә, үзем дә балаларыма, театр дип авыз ачмагыз, дип әйтеп куйган кеше. Тамашачы бит һөнәрнең матур ягын гына күрә. Күпме тир, күпме күз яше түгелгәнен артист үзе генә белә. Аннан килеп, артист калын тиреле түгел. Ул сүзләргә бик сизгер, хәтта караштан да нидер сизеп ала, борчыла, бәргәләнә башлый. Белә торып ничек инде туганыңны яки балаңны шулардан сакламыйсың ди…

Фирая апа, без сезнең «Ромашкалар» җырын тыңлап үскән буын. Җырларыгыз тансык, әмма сирәк ишетелә. Үзегезне җырчыартистка буларак ачылып бетмәгән артистка дип санамыйсызмы?

– Бердән, җырлы рольләр бик булмады. Аннан килеп, мин үземне җырчы дип санамыйм. Җыр минем балачакта ук еракка яшереп куйган сыйфатларымны тышка чыгарырга ярдәм итә. Шуңа тиз җырлар башкара алмыйм, миңа моңлы җырлар булсын. Күрәсең, иркенлек кирәктер. Шунысы кызык: җырлый башлавым театрга кирәк булыйм дигән теләктән булды. Рольләр юк чак иде, театр артистлары концертларында катнашыр өчен Фоат абый Әбүбәкеров белән репетиция ясап карадык. Шуннан китте инде. Рольләр күбрәк булса, җырламаган да булыр идем. Миннән: «Ник хәзер дә җырламыйсың?» – дип тә сорыйлар. Шәхсән үзем яше барган юан гына апаларның сәхнәгә чыгып мәхәббәт турында җырлауларын берничек тә кабул итә алмыйм. Оялам хәтта. Бигрәк тә селкенә башласалар, карый алмыйм. Үземнең дә шулай булуымны теләмәгәнгә җырламыйм. Чөнки минем ватан турында, авыл турында җырларым юк. Һәр нәрсәнең үз вакыты була. Дөрес, тагын бер дисклык җырларым бар, ләкин аны хәзер кем чыгара инде?.. Ә теге дискны бүләк иткәндә, кешеләргә, елыйсыгыз килгәндә тыңларсыз, дип әйтеп бирәм. Җырлары шундый аның.

Театр дигән балага унар ел рольсез утыртканы өчен үпкә сакламыйсызмы?

Яшьлектә, көч-дәрман булганда рольсез утыру бик авыр. Мин аны Марсель абыйга да әйтә идем. Ул исә: «Син минем запас юлдагы бронепоезд», – дип җавап кайтарды. Һич кенә дә аңламый идем шушы җавабын. Берсендә, тутыга бит инде запастагы бронепоезд, дип тә карадым. Күрәсең, ул минем язмышны бик дөрес чамалаган булган. Яшь чакта чандыр гәүдәле булгач, малайларны, кызларны уйнадым. Аннары олыракларны уйный башладым. Бик җиңел күчтем аңа. Күпчелек артистлар картаймас борын әбиләрне уйнауны бик авыр кичерә, минем алай булмады. Әби образында шулкадәр популярлашып киттем, бик еш кына, Фирая апа, безгә әби кирәк иде, дип шалтыраталар. Театр тулы әби ләбаса дисәм дә, сез кирәк, диләр. Ул реклама өчен дә, клип өчен дә, фильмнарга да. Картаймыш көнемдә чәчәк аттым. Әби ролендә.

Равил Шәрәфиев, алтмышта ул самый уйнар чак, дип әйтергә ярата. Сезнең дә иң бәрәкәтле чорда икенче сулыш ачылды, фильмнарда берсеннәнберсе кызыклы образларны башкардыгыз. Иң истә калган фильм кайсы булды?

– Фильмнарда үземне, гомумән, карый алмыйм. «Рәхәт яшибез» сериалын алыйк. Үземне бөтенләй ошатмадым. Ичмасам бертуган апам, «Көтелмәгән кунак» фильмын карагач: «Карале, бөтенесе дә матур, нигә син шулкадәр ямьсез соң?» – дип әйтеп куйды. Шул да җитә калды. Күпмедер вакыт узгач кына «Рәхәт яшибез»не карый алдым. Дөрес, җитешмәгән яклары да бар, ә тулаем алганда, начар хезмәт түгел. Ул безнең сериал төшерүдә беренче чирканчык иде. Ахырга таба җаен да таптык, ләкин дәвамы булмады. Әмма безгә бик зур мәктәп булды. «Бе-бер хәл» фильмында мин бөтенләй үземә охшамаганмын. Истә калганы дип анысын әйтергә дә була. Холкым буенча мин шыр, ә анда җитди. Бик авыр булды, билгеле. Әмма бу образ мине кирәкле сыйфатларга баетты. Һәр роль – артист өчен гыйбрәт ул. Әйтик, киленнәр белән мөнәсәбәтләрне яңадан карарга мәҗбүр итте. Яшерен-батырын түгел, бер киленем белән бер-беребезгә бик авыр ияләштек. Җавап бирсәм, минем дә телем бик ачы, әмма олы кеше сабыр булырга тиеш. Хәзер, шөкер, бер-беребезне бик яхшы аңлыйбыз. Баштагы мәлләрдә талашып китсәк, яшь гаилә белән ни булып бетәр иде? Яшь вакытта үзебез дә өйрәткәнне, тормышка кысылганны яратмадык лабаса.

Татар телевидениесендә «Воронины» кебек ситком чыгачак (ВИДЕО)

Һәр гаиләнең кадерле ядкәре була. Сездә ул нәрсә?

– Дәү әнинең күлмәген, чиккән сөлгеләрен кадерләп саклыйм. Чулпыларым бар. Иремнең әтисенең медале саклана. Кадерле көмеш кашык та бар… Аларның һәркайсы белән гомеремнең ниндидер бер сәхифәсе бәйләнгән. Менә шул көмеш кашык – дәү әтинең энесе Закир бабайныкы. Мин аны матур бабай дип тә йөртә идем. Биш яшемдә әни мине Казанга алып килгәч, аларда яшәдек. Приказчик булып эшләгән бабайның йорты да ике катлы. Чөнки үзе хезмәт иткән бай вафатыннан соң, аның тол хатынына өйләнгән һәм байның байлыклары аңа калган. Андагы матур шәмаилләр, борынгы китаплар, үзе бер сәнгать әсәре булып тоелган шкафлар, зур көзге!.. Бабай кырысрак иде, әмма сорап килгән бер кешене дә кире бормады. Безне дә әни белән үзенә пропискага кертте. Ә бу ул чактагы иң четерекле мәсьәләләрнең берсе. Мине үзендә калдырырга рөхсәт итте итүен, әмма күрмим дә, ишетмим дә үзен, диде. Шуңа күрә ул өйдә булганда бүлмәмнән чыкмый идем. Елау, чабышу турында әйткән дә юк. Ул тарихи йорт хәзерге Курчак театры урынында, аны сүттеләр инде. Хәер, сүтелгәнче үк мөлкәте пыран-заран килде. Абыстай вафатыннан соң матур бабай яшь хатын алды да, анысы йортны заманча җиһазлады. Шәп җиһазлар чүплеккә очты, китаплар юкка чыкты, өй пычкы чүбеннән ясалган заманча мебель белән тулды. Бу хәлләр башланганда, әни нидер чамалап, бабайның үги кызыннан бер көмеш кашыкны истәлеккә сорап алды.

Безнең нәсел – һөнәрчеләр нәселе. Без барыбыз да куллы кешеләр, шөкер. Шуңа күрә нәрсәнең бәһасез икәнен тиз чамалыйбыз. Сүз уңаеннан, миндә дә кул эшенә маһирлык бар. Әмма аңа илһам кирәк. Бу арада илһам килми әле.

Туган көндә гадәттә үткәннәрне барлап нәтиҗә чыгаралар.

Үткәнем үкенечле түгел. Ирешелгән кадәресенә дә шөкер итәсе. Әтием көтүче, әнием ишегалды себерүче – аларның кызы шундый дәрәҗәләргә ирешкән. Халык кабул итте, дәүләт тә хезмәтемне бәяләде.

Киләчәккә нинди планнар корып куйдыгыз? Үзегезне сынап карамаган тагын нинди өлкә калды?

Шуны эшләргә кирәк дип ниятләп куйган эшләр бар, анысын алдан кычкырмыйк әле. Чөнки кызыксынучан кеше мин. Артист һөнәрен сайлагач, башкача булырга мөмкин дә түгелдер инде ул. Шул кызыксынучанлык аркасында кино өлкәсенә кереп киттем. Юкса бит фотога төшә белмим, тамашачы килеп, бергә төшик әле дисә, карточкагызны бозасыгыз килсә, минем белән төшегез, дип әйтәм. Әмма кеше үземә тартыла. Тәҗрибәләр яратам. Кайчак аларның ахыры хәерле дә булмый, ләкин бит аны сынап карамыйча белә алмыйсың.

Кеше миңа тартыла, дисез. Ә нишләп алайса яңадан кияүгә чыкмадыгыз?

– Үземне яхшы белгәнгә андый адымга бармадым. Холык начар минем. Кешегә җайлашам, үз мәнфәгатьләремне иң арткы планга куям. Аннары шуның өчен ул кешене дә, үземне дә яратмый башлыйм. Кибеткә керсәм дә, һаман да үземә әйбер ала алмыйм. Башта якыннарны кайгыртам. Ә бу дөрес түгел. Чөнки мин әни белән генә яшәдем һәм ир-ат белән ничек яшәргә икәнен күреп үсмәдем. Шуңа күрә балаларга да, әтиле кызларга өйләнергә тырышыгыз, дип әйттем.

Туган көнне яратасызмы?

– Менә быел яратмый башладым әле. Яшь саны ошап җитми бугай. Аннары ияләшермен инде. Ә болай, шау-шулы мәҗлесләрне яратмыйм. Ялгыз калып ял итәргә яратам. Бу балачакта күргәннәр тәэсиредер инде. Мин, чәчрәп чыгып, үз хокукларымны даулый торган кеше түгел. Сәхнә әнә шул йомылып яшәп туйганнан соң ачылу урыны булганга якындыр миңа.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 


Фирая Әкбәрова: «Ирем театр дигән үги баламны башта ук кабул итмәде…»” язмасына фикерләр

  1. Фирая ханым сезгэ унышлар.уйнаугызны яратып котеп алабыз Башкортостанда яшэсэмдэ ТН В ны карыймын.Рэхмэтлемен.

Фикер өстәү