БДИ – 2022: теш үтмәслек түгел лә…     

Рус теле һәм математика сынаулары артта калды. Билгеле булганча, әлеге  имтиханнар аттестат алу өчен кирәк. Берәүләр БДИдан котылырга өлгерсә, икенчеләр белемнәрен күрсәтүне дәвам итә әле. «Үзеңне тыныч тотсаң, тапшырып була», – ди  имтиханны үз башыннан кичерүчеләр. Белемне бәяләргә иртәрәк әле, ә тәртипне?

Татарстан мәгариф һәм фән министры  Илсур Һадиуллин беренче сынауларда  кагыйдә бозучылар булмавын әйткән иде. Билгеле, аны тапшыручылар саны   кимрәк иде. Башка сынаулардагы вазгыять турында соңрак хәбәр итәрбез.

Күз тимәсен, Татарстанда имтиханнар көйле бара. Воронеж шәһәрендә исә ут сүнү сәбәпле, имтихан нәтиҗәләре исәпкә алынмаячак. Югыйсә рус теле сынавы тәмамланырга ярты сәгать кенә калган булган. Хәзер укучыларга аны кабат  тапшырырга туры киләчәк. Бу инде аттестат алу да соңарачак дигән сүз.

Без район  укучыларының имтиханнарны ничек тапшыруы турында кызыксындык.  Нурлат районында быел  11 нче  сыйныфны 179 укучы тәмамлаган.  Укучылар саны кими, узган ел аларның саны   204 булган.

Нурлат районының мәгариф идарәсе башлыгы Алсу  Рәхмәтуллина белдергәнчә,  моңа кадәр  сынаулар тыныч кына узган. Бу – тәртип бозуларны алдан кисәтү нәтиҗәсе.

–  БДИдан курку хисе бетте дип әйтеп  булмый. Әмма быел укучылар үзләрен башкачарак тота. Алар 9 нчы сыйныфтан соң имтихан тапшырмады бит. Бәлкем, шуңа күрәдер. Бөтен нечкәлекләрен белеп бетермиләр. Бар җирдә дә – видеокүзәтү җайланмасы,  үз көчегезгә генә таяныгыз дип аңлатабыз, – ди  Алсу Рәхмәтуллина.

Быел Нурлатта математикадан профиль сынавын тапшыручылар күп икән. Андыйлар – 91. Информатиканы  сайлаучылар да аз түгел. Бу техник вузларга керү теләгенә бәйле. Шулай ук укытучы, төзүче булырга җыенучылар да арткан.  Максатчан юнәлеш (целевиклар) буенча  13  кеше  медицина вузына барырга теләк белдергән.  Узган ел 5  укучы 100 балл туплаган. Араларында Санкт-Петербург, Мәскәү вузларына керүчеләр дә бар.

Беренче сынаулар  куркытса да,  икенче, өченчеләрендә укучылар үзләрен тыныч тота. Әнә  11 нче сыйныф укучысы  Регина Гыйниятуллина соңгы имтиханын тапшырган инде.

–  Рус әдәбияты сынавына бик борчылып барган идем. Сораулар катлаулы  булмады. Рус теле сынавында алай  ук борчылмадым. Анысы да теш үтәрлек. Якынча балларны да чамалыйм. Иң мөһиме каушамаска кирәк. Тыныч булсаң, эшлисең. Бездә тәртип бозу очраклары булмады,  – ди Регина Гыйниятуллина.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 


Фикер өстәү